Шамил Яһудин махсус хәрби операциядә катнашкан кешенең гаиләсе белән очрашты

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе, 15:33

Республикада «Үзебезнекеләрне кайгырту» акциясе дәвам итә, аның кысаларында Дәүләт Советы депутатлары махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары янына баралар, республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында сөйлиләр, аларга өстәмә ярдәм кирәкме-юкмы икәнен ачыклыйлар. Проект «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Бүген махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсе белән Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры Шамил Яһудин очрашты. Махсус операция зонасына Сергей Крайнов узган елның сентябрендә үз теләге белән бара, хәрби хезмәт вакытында яраланып кайта. Бүген Нурлат районының Мамык авылында яши. Хатыны Наталья белән бергә дүрт бала тәрбияли.

Мәдәният йортында узган очрашу кысаларында Шамил Яһудин республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында сөйләде һәм аларга өстәмә нинди ярдәм кирәклеген ачыклады. «Бердәм Россия» нең җирле бүлекчәсе активы үз чиратында махсус хәрби операция ветеранының балаларына канцелярия кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар тапшырды.

Шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында партия активистлары ярдәмгә мохтаҗ балаларга беренче сыйныф укучылары җыелмаларын тапшырдылар. Балаларга сәламәтлек, укуларында уңышлар, максатларга ирешү өчен  ныклап тырышлык теләделәр

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International