Республиканың ветеринария учреждениеләренә яңа эш машиналары тапшырылды

2024 елның 31 августы, шимбә, 20:23

Бүген Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданчыкта Республика ветеринария учреждениеләре вәкилләренә яңа эш машиналары ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Ачкычларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын илдә 31 августта билгеләп үтелә торган ветеринария хезмәткәрләре көне белән котлап, Рөстәм Миңнеханов ветеринария хезмәте алдында җитди бурычлар торуына басым ясады. «Без изоляцияләнгән пространствода яшәмәвебезне аңлыйбыз, - дип билгеләп үтте республика Рәисе, - тулаем алганда, безнең ил буенча хәл итүне таләп итә торган кайбер проблемаларыбыз бар һәм безнең ветеринария хезмәтләренең җайга салынган системалы эше генә ветеринария иминлеген тәэмин итә ала. Сезнең һөнәрегезнең никадәр мөһим һәм кирәкле булуын без барыбыз да аңлыйбыз. Ышандырасым килә, республика җитәкчелеге тарафыннан һәрвакыт ярдәм күрсәтеләчәк".

Татарстан Рәисе хезмәт автомобильләреннән ачкычларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновка һәм федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиевка тапшырды. Барлыгы 30 Lada Niva Travel һәм Lada Granta автомобильләре тапшырылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов җавап сүзендә Татарстан җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Яңа автомобиль ачкычларын тапшыруда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International