Дәүләт Советы депутатлары «Үзебезнекеләрне кайгырту» акциясе кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә булдылар

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе, 18:11

Татарстанда «Үзебезнекеләрне кайгырту» акциясе дәвам итә. Аның кысаларында Дәүләт Советы депутатлары махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән очрашалар, республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында сөйлиләр, аларга өстәмә ярдәм кирәкме-юкмы икәнен ачыклыйлар.  Проект «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин Баулы районында махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсендә булды. Артур Әхмәтов мобилизацияләнгән һәм бүген Харьков юнәлешендә хезмәт итә.  Ул хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, шәхси составта зур абруй һәм хөрмәт казанган.

Әхмәтовлар гаиләсендә ике кыз үсә. Укучы кызлар түгәрәкләргә йөриләр, иҗат белән шөгыльләнәләр, биюләр белән мавыгалар.

Хәрби хезмәткәрнең якыннары һәрьяклап игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.

Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән Питрәч районында очраштылар.

Кунаклар хәрбиләрнең якыннары белән сөйләштеләр, аларның сорауларын теләкләрен һәм үтенечләрен тыңладылар. Алмакаевлар гаиләсендә  балага профессиональ невролог консультациясе кирәк. Нуриевлар пенсияне рәсмиләштерүдә ярдәм итүләрен сорыйлар, ә Гайфуллиннар гаиләсеннән булган балага сөйләмен торгызу өчен тернәкләндерү үзәгенә юллама кирәк.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин әтиләре махсус хәрби операциядә һәлак булган балалар белән очрашты.

Аерым алганда, Альберт Хәбибуллин Мөхәммәтшиннар гаиләсендә булды. Динар Мөхәммәтшин Актанышның 1 нче урта мәктәбендә укый, быел 9 нчы сыйныфка күчкән. Депутат аны яңа уку елы башлану белән котлады.

Яңа уку елы белән Әдилә Мостафинаны да котладылар. Аның әтисе - Илдус Мостафин Актаныш авылында туган. Хәзерге вакытта Әдилә әтисе белем алган беренче мәктәптә укый.

2003-2005 елларда Илдус армиядә хәрби хезмәт үтә. 2023 елның 15 сентябрендә контракт белән махсус хәрби операция зонасына китә. Илдус Мостафин 2024 елның 21 гыйнварында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Камилә белән Алинә Латыйповалар да әтиләре  белән горурланалар, әниләре Алсу белән бергә югалту кайгысын да кичерәләр, аңа ярдәм итәргә тырышалар. Камилә белән Алинәнең әтисе Фәнис Латыйпов «Актаныш икмәк кабул итү»предприятиесендә эшләгән чорда  махсус хәрби операциягә китә. 2023 елның 15 сентябрендә Фәнис хәрби хезмәт узу турындагы контрактка кул куя. Үзәк хәрби округның 2 нче гвардия гомумхәрби армиясендә 30 нчы аерым мотоукчылар бригадасында хезмәт итә. Быелның 11 мартында Авдеевка өчен барган каты сугышларда Фәнис һәлак була.

«Үзебезнекеләрне кайгырту» акциясе Татарстанның барлык районнарында уза һәм 6 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International