Азат Җиһаншин Әтнә районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә булды

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе, 13:07

Бүген Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин махсус хәрби операциядә  катнашучыларның гаиләләрендә булды. Очрашу "Бердәм Россия" партиясенең «Үзебезнекеләрне кайгырту» республика проекты кысаларында узды.

Руслан Мөхәммәтҗанов өлешчә мобилизация кысаларында 2022 елның сентябрендә алгы сызыкка чакырылган. «Хәрби батырлык өчен» 1 һәм 2 дәрәҗә медальләр белән бүләкләнгән. Сугышчының олы улы армиядә хезмәт итә, ә уртанчысы Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә укый. Азат Җиһаншин солдатның үзе, хатыны Гөлназ һәм кече улы Таһир белән аралашты.

Мобилизацияләнгән Фәнил Бузунов Төньяк Донецк юнәлешендә хезмәт итә, Суворов медале, «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Аның гаиләсендә депутатларны әти-әнисе һәм 15 яшьлек кызы Әделә каршы алды. Азат Җиһаншин аларга Фәнил белән шатланып очрашырга язсын дип теләде.

Махсус хәрби операциядә  катнашучы Айрат Лотфуллин инде ике ай туганнары белән элемтәгә чыкмый. Аның дрт баласы бар, олысына 16 яшь, кечесенә нибары 4 яшь тулган.

Айратның хатыны Миләүшә һәм аның әти-әнисе белән аралашкач, депутат сугышчыны эзләүдә ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International