Фәрит Мөхәммәтшин «Беренче ярдәм күрсәтергә әзер» проектына старт бирде

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе, 15:44

Бүген КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Беренче ярдәм күрсәтергә әзер» проектына старт бирде, аның кысаларында белгечләр республика халкын беренче ярдәм күрсәтергә, җәрәхәтләр, яраланулар һәм бәхетсезлек очракларында үзара ярдәмләшү күнекмәләренә өйрәтәчәк.

Проектны рәсми ачу алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы, проектның координаторы Рафаэль Шәвәлиев озатуында, зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү буенча төрле медицина процедураларын өйрәнергә мөмкинлек бирә торган модуль-симулянтлар куелган күргәзмә белән танышты. Биредә шулай ук белгечләр беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар күрсәттеләр.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында әлеге инициативаның әһәмиятен билгеләп үтте, вакытында күрсәтелгән медицина ярдәме кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин, дип басым ясады. "Кызганычка каршы, тормышта төрле хәлләр була, кешеләр югалып кала һәм еш кына кешене ничек коткарырга икәнен белми, – диде парламент башлыгы. – Мондый проект ярдәмендә халыкның медицина белемен күтәрү мөмкин булачак. Бу – без сезнең белән гамәлгә ашырырга тиешле мәҗбүри проект».

Парламент рәисе предприятие хезмәткәрләрен табиблар килгәнче беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәчәк белгеч-инструкторлар әзерләүнең актуальлегенә игътибар итте.  Аның сүзләренә караганда, республикада 100 меңнән артык оешмада булып, аларда 1,2 миллионнан артык хезмәткәр эшли. Аларның өчтән бере – зарарлы яки куркыныч производстволарда.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, «Беренче ярдәм күрсәтергә әзер» проектының мөһим бурычларны хәл итү өчен потенциалы зур булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, җәрәхәтләр алган гражданнарның өчтән икесе вакытында дөрес итеп ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелмәү аркасында үлә. Айрат Фәррахов, кайвакыт тормышны саклап калу өчен, зыян күрүчегә ашыгыч ярдәм машиналары килеп җиткәнче беренче ярдәм күрсәтергә өлгерүләре бик мөһим, дип басым ясады. «Бу гамәлләр кайчакта элементар булып тоела, әмма беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен белү кеше гомерләрен саклап калырга мөмкинлек бирә», – дип белдерде ул.

Казан дәүләт медицина университеты ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Алексей Созинов үз чыгышында әлеге программаның Советлар Союзында  гамәлдә булуын билгеләп үтте. "Ул вакытта ул «СССР санитар оборонасына әзер» дип аталды. Программа гражданнарны беренче медицина ярдәме күрсәтүгә массакүләм әзерләүне күздә тоткан иде, – дип искәртте ул.  – Хәзерге вакытта бездә халыкны беренче медицина ярдәмен күрсәтүгә өйрәтү эшен оештырырга сәләтле 100дән артык үзәк бар».

Проект кысаларында беренче булып Казанның 30 төп сәнәгать предприятиесе җитәкчеләре укулар узачак. Киләчәктә алар үзләре дә үз хезмәткәрләрен беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтә алачак.   

Казан дәүләт дары заводы генераль директоры Александр Лившиц шулай ук предприятие базасында беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча укулар оештыру тәкъдиме белән чыкты. "Безнең завод территориясендә хезмәткәрләрне беренче ярдәм күрсәтергә әзерләү буенча әлеге сынау проектын тормышка ашыру өчен махсус база бар, – дип белдерде Александр Лившиц журналистлар белән аралашканда. – Әлеге проект – бүгенге көндә  предприятиедә булган барлык нормалар җыелмасы. Сүз куркынычсызлык техникасы, хезмәтне саклау, гражданнар оборонасы, шулай ук медицина тикшерүләре турында бара. Безнең алда республиканың барлык предприятиеләре дә бу белемнәргә ия булсын өчен аны бердәм итү, бертөрле алымнар эшләү, методик әсбаплар язу бурычы тора».

Республика башкаласында укулар Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан федераль университеты мәйданчыкларында узачак. Дәресләрне  сәламәтлек саклау министрлыгы, медицина үзәкләре белгечләре, волонтер-медиклар һәм «Россиянең беренче ярдәм күрсәтү җәмгыяте»нең Татарстан бүлеге әгъзалары алып барачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International