Лилия Маврина: «Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә зур игътибар бирелә»

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе, 16:37

Татарстанда «Үзебезнекеләрне кайгырту» акциясе дәвам итә, аның кысаларында Дәүләт Советы депутатлары махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары янына баралар, республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында сөйлиләр, аларга өстәмә ярдәм кирәкме-юкмы икәнен ачыклыйлар. Проект «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Бүген Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина махсус хәрби операциядә заданиене үтәгәндә һәлак булган Газинур Исхаковның гаиләсендә булды. Лилия Маврина аның тормыш иптәше Алия Салиховна белән аралашты, гаиләнең хәлен белеште,  хәл ителмәгән мәсьәләләр булу-булмавы белән кызыксынды. Сугышчының улы һәм ике кызы калган, төпчек бала әтисе һәлак булганнан соң өч ай узгач туган. Ике бала башлангыч сыйныфларда укый.

"Республикада махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә зур игътибар бирелә, без алар бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез, – диде Лилия Маврина, – «Үзебезнекеләрне кайгырту» акциясе тәмамлануга карамастан, без кирәкле ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм ветераннарның гаиләләре турында кайгырту – безнең көндәлек бурычыбыз, Без, республика парламенты депутатлары, аны эшчәнлегебезнең төп юнәлешләренең берсе дип саныйбыз. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International