Фәрит Мөхәммәтшин «Алтын Мөнбәр» ХХ Казан халыкара кинофестивалендә катнашучыларны сәламләде

2024 елның 6 сентябре, җомга, 19:58

Бүген Казан Ратушасында "Алтын Мөнбәр" XX юбилей халыкара кинофестивале ачылды. Татарстан Республикасы Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм абруйлы кинофорумда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Кинофестиваль ачылуның традицион символы "Кызыл юл" булды, аның буенча йөзләгән казанлылар һәм башкала кунаклары күз алдында "Алтын Мөнбәр" кинофестивалендә катнашучылар: танылган кинорежиссерлар, актерлар, тәнкыйтьчеләр узды. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова озатуында кызыл келәм буйлап Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да  үтте.

Фестивальдә катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, парламент башлыгы Казан кинофорумының абруена игътибар бирде. »Миңа аерым атмосферада уза торган 20 нче юбилей кинофестивален ачуда катнашу зур рәхәтлек китерә, – дип  белдерде Фәрит Мөхәммәтшин, –безнең кинофестиваль елдаг-ел  тамашачыларның йөрәкләрен ышаныч белән яулый, Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда үз позицияләрен һәм абруен ныгыта".

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, фестивальгә тәкъдим ителгән фильмнар саны ел саен арта бара. «Әгәр беренче фестивальгә дөньяның 12 иленнән 40 кино эше тәкъдим ителгән булса, быел 47 илдән 814 гариза килгән, бу әлеге кино вакыйгасына ихтыяҗ булуын күрсәтә, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. - Бу республиканың конфессияара һәм милләтара татулык һәм дуслык үзәге, төрле милләт вәкилләре арасында үзара ихтирам һәм яхшы мөнәсәбәтләр үрнәге булуын тагын бер кат раслый. Фестивальнең үзгәрешсез девизы: «Мәдәниятләр диалогына диалог мәдәнияте аша», - дип юкка гына әйтелми. Шунысы куанычлы, Казанда булган төрле илләрдән кинематографистлар, яңа эшләрен тәкъдим итү өчен, безгә яңадан әйләнеп кайта"»

Парламент җитәкчесе кинофорум үсешенә режиссерлар һәм сценаристлар, популяр төрек сериаллары режиссеры Метин Гюнай җитәкчелегендәге профессиональ жюриның зур өлеш кертүен билгеләп, фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Казан халыкара кинофестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле үткәрелә. Быел тамашачы 141 фильм караячак, шуларның 51е – конкурс программасында. Шулай ук быел беренче тапкыр «Иң яхшы анимацион фильм» номинациясе булдырылнан.

Татарстан кинематографының 100 еллыгына ТР режиссерларының иң яхшы фильмнары ретроспективасы күрсәтеләчәк. Киң мәдәни программа планлаштырылган: «Кинематографның дөньякүләм трендлары» Халыкара конференциясе, Согуд Гарәбстаны, Малайзия, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан кино көннәре, «Кино һәм музыка»иҗади очрашулары.

«Алтын Мөнбәр» ХХ Казан халыкара кинофестивале Казанда 6-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Россия – ислам дөньясы»стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак. Фестивальнең төп программасыннан фильмнар «Мир» һәм «Родина» кинотеатрларында, шулай ук Казан Кремленең ачык мәйданчыгында күрсәтеләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International