Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе, 10:06

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Казанның Вахитов районында урнашкан Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицей базасында ачылган 43 нче сайлау участогына парламент җитәкчесе хатыны Луиза Акрамовна белән килде.

"Республика сайлауларны оештыру буенча зур эш башкарды. Барлык шәһәрләрдә һәм муниципаль районнарда диярлек узган очрашулар кешеләрнең парламентны – республика хакимиятенең иң югары закон чыгару органын формалаштыруның мөһимлеген аңлауларын күрсәтте, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, тавыш бирүдән соң журналистлар белән аралашканда. – Минем уйлавымча, бу сайлауларда катнашучылар саны югары булачак. 2019 елда сайлау участокларына сайлаучыларның 70% тан артыгы килгән иде".

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада төрле дәрәҗәдәге сайлауларда тавыш бирү инде күркәм гаилә традициясенә әверелде. «Безнең әти-әниләр шулай ук сайлауларны гражданлык бурычы һәм шәхси җаваплылык буларак кабул итте, һәм сайлауларга зур бәйрәмгә барган кебек йөрде, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүген без бик теләп сайлау участогына килдек. Без депутатларны сайлау зур  җаваплылык икәнен аңлыйбыз".

Тавыш бирүдән соң Фәрит Мөхәммәтшин төрле сәяси партияләрдән сайлаучылар һәм күзәтүчеләр белән аралашты, аларга сайлаулар вакытында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, сайлау участоклары бүген иртәнге җидедә ачылды һәм эшне кичке сәгать сигезгә кадәр дәвам итәчәк. Республикада барлыгы 2 760 сайлау участогы ачылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International