Руслан Нигъмәтулин: "Россиядә гаилә белән сайлауларга йөрү гадәте ныгый бара»

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе, 15:50

Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин сайлауларга гаиләсе белән килде. Ул тавыш бирүдә катнашкан сайлау участогы Чаллы шәһәренең 118 нче балалар бакчасында урнашкан.

"Дәүләт Советына узган сайлаулардан соң безнең гаилә ишәйде. Улыбыз Нурлан туды. Аңа тиздән 4 яшь тула, һәм бу аның өчен беренче сайлаулар. Якшәмбе көнне ни өчен бакчага баруыбызны сорады. Аңа барысы да кызык", - диде депутат.

Руслан Нигъмәтулин балачакта әти-әниләре белән сайлауларга барганын исенә төшерде. "Һәм миңа бюллетеньне урнага салуны ышанып тапшыралар иде. Бу вакыйганың мөһимлеген тою иде", - дип уртаклашты ул.

Еллар узган саен Россиядә бөтен гаилә белән тавыш бирүгә йөрү гадәте ныгый гына бара, дип ассызыклады Руслан Нигъмәтуллин. Парламентарий әйтүенчә, ул хезмәттәшләре белән иртәнге 7дән эшли һәм берничә сайлау участогын йөреп чыгарга өлгергән. Барысына да күзәтүчеләр эшли, тавыш бирү хокук бозуларсыз үткәрелә, ә сайлаучылар уңай фикердә.

"Һәркайда активлык шактый югары. Кешеләр үз тавышларының мөһимлеген аңлый дип уйлыйм», — дип йомгаклады сүзен Руслан Нигъмәтуллин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International