Марат Әхмәтов: «Кинофестиваль халыкара гуманитар элемтәне ныклап урнаштыруга зур өлеш кертә»

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе, 08:23

Казанда «Алтын мөнбәр» Халыкара кинофестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары игълан ителде. Галиәсгар Камал исемендәге театрда узган фестивальнең ябылу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Марат Әхмәтов традицион халыкара кинофорумның популярлыгы артуын билгеләп үтте.

«Кинофестиваль – ул уникаль мәйданчык, бу зур тормыш процессында катнашучыларның һөнәри үсеш мәктәбе. Бу үзеңне хезмәттәшләрең белән чагыштырып карау мөмкинлеге, - дип билгеләп үтте ул. – Фестиваль халыкара гуманитар элемтәне ныклап урнаштыруга зур өлеш кертә».

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова фикеренчә, фестиваль кинематографның киселеше, төрле илләрнең киноиндустриясе үсеше күрсәткече булып тора. «Бу сәнгатьнең массакүләм төре түгел, шулай да Казан киноманнар күп булган шәһәр булып санала», — дип ассызыклады ул.

Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы өчен фестивальнең Гран-призын режиссер Алексей Романовның «Легенда вечных снегов» фильмы алды. Тулы метражлы уен фильмының иң яхшы режиссеры – Салават Юзеев, тулы метражлы уен фильмының иң яхшы актеры - Улмас Ораев («Эволюция» фильмы), тулы метражлы уен фильмының иң яхшы актрисасы –Сепиде Арман («Газель» фильмы). Татарстан Рәисеннән «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» махсус приз режиссер Рәүф Кубаевның «Телсез күке» фильмына тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International