Фәрит Мөхәммәтшин: "Ваһапов фестивале ил төбәкләре һәм Россиягә дустанә мөнәсәбәттә булган дәүләтләр белән элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә»

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе, 20:06

Бүген Казанның Зур концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге ХХ халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты булды. Татарстан Республикасы Рәисе, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән фестиваль кунакларын һәм лауреатларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул Гала-концертка хатыны Луиза ханым белән килде.

Парламент җитәкчесе фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдерде, лауреатларга уңышлар, тамашачылар тарафыннан танылу һәм иҗади ачышлар теләде. "Күп кенә яшь башкаручылар өчен бу фестиваль җыр сәнгатенә кереп китү өчен бер баскыч булды, аларга һөнәри осталыкларын камилләштерү мөмкинлеген бирде, яңа офыклар ачты диде Фәрит Мөхәммәтшин,- моның шулай булуы һич тә гаҗәп түгел: Рәшит Ваһаповның күңел түреннән чыккан онытылмаслык җырлары халыкның тирән мәхәббәтен яулап алды. Кабатланмас татар моңы олыларны күңелле хатирәләргә алып кайта, яшьләрне исә бай музыкаль мирасыбызга якынайта. Димәк, күпмилләтле халкыбызның мәдәни традицияләрен сакларга һәм үстерергә ярдәм итә”. 

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале бик популяр, анда Россиянең 52 төбәгеннән һәм дөньяның 15 иленнән җырчылар катнашты. "Фестиваль татарлар яши торган Россия Федерациясе субьектларында лаеклы урын алды, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - Мәскәү, Пермь, Оренбург, Казан, Уфа, Түбән Новгород, Ульяновск, Баку һәм Ташкент шәһәрләрендә фестивальне яратып кабул иттеләр».

Ул әйткәнчә, бөек татар җырчысы Рәшит Ваһапов хөрмәтенә аталган фестиваль озак еллар дәвамында татар эстрадасы җырчыларының истәлеген мәңгеләштерүдә, профессиональ дәрәҗәсен күтәрүдә зур роль уйный, татар музыкасының бар аһәңен Татарстаннан читтә яшәүче ватандашларыбызга, башка халыкларга җиткерә. 

Фәрит Мөхәммәтшин искәртеп үтте: сентябрь башында Ваһапов фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе тарафыннан югары бәяләнә һәм хәзер фестиваль ЮНЕСКО канаты астында уза. Парламент җитәкчесе шулай ук фестивальнең халыкара һәм төбәк мөнәсәбәтләрен ныгытудагы ролен билгеләп үтте. "Халыкара чикләүләрнең катлаулы чорында фестиваль мәдәни дипломатия коралы, Халыклар диалогында ныклы бәйләүче звено булып тора, Россия төбәкләре беләнэлемтәләрне ныгытуга, Россиягә дустанә мөнәсәбәттә булган дәүләтләр белән ышанычлы күпер төзү һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә», - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин җырчыларга һәм оештыручыларга, фестиваль лауреатларына Татврстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте фонды коллективы ТР Рәисе Рәхмәтенә лаек булды. ТР Рәшит Ваһапов исеенләге татар мәдәниятенә  иҗтимагый ярдәм фонды директоры Рифат Фәттахов Дуслык ордены белән бүләкләнде.

Үз чиратында  Рифат Фәттахов фестивальгә яратып йөргәннәре һәм көч биреп торулары өчен тамашачыларга рәхмәт әйтте. 20 ел элек Дәүләт Советы рәисе беренче фестиваль эшендә катнашып һәм проектка старт биргән иде дип  Фәрит Мөхәммәтшинга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале 2004 елда татар мәдәнияте, башкару осталыгы традицияләрен саклау һәм үстерү, милләтара, төбәкара һәм дәүләтара мәдәни диалогны ныгыту, уртак рухи мирасны саклау һәм арттыру, шулай ук бөек татар җырчысы, Татарстан АССРның халык артисты, профессиональ татар җыр сәнгатенә нигез салучы Рәшит Ваһапов истәлеген мәңгеләштерү максатларында оештырыла. 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International