Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә режимында Дәүләт Думасының көзге сессиясенең беренче утырышында катнашты

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе, 14:46

Бүген Мәскәүдә VIII чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасының җиденче сессиясе ачылды. Видеоэлемтә режимындагы көзге сессиянең беренче утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Утырышта шулай ук 82 төбәк парламенты җитәкчеләре видеоэлемтә режимында катнаштылар. РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин РФ субъектлары закон чыгару җыеннары рәисләренә Дәүләт Думасы эше белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. «Мондый элемтә Дәүләт Думасының регионнар белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген булдыру өчен бик мөһим», - дип ассызыклады ул.

Вячеслав Володин алдагы сессиягә депутатлар эшендә төп өстенлекләрне билгеләде. Алар арасында – РФ Президентының Федераль Собраниегә Юлламасын гамәлгә ашыру, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, 2025-2027 елларга бюджетны карау һәм кабул итү, ТКХны модернизацияләү мәсьәләләрендә төбәкләргә һәм муниципалитетларга ярдәм итү, дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда парламент контроленең нәтиҗәлелеген арттыру, традицион кыйммәтләрне, мәдәниятне, гаилә һәм балалар институтын яклау, миграция сәясәтен камилләштерү.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International