Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсенең беренче утырышы узды

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе, 11:37

Бүген республика парламентында җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсенең беренче утырышы узды. Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышын оештыру һәм уздыруга бәйле мәсьәләләр каралды. Киңәшмә эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсе утырышын өлкән яшьтәге депутат Марат Галиев ачты һәм үткәрде. Ул хезмәттәшләрен республика дәүләт хакимиятенең закон чыгару органына сайланулары белән котлады, барысына да уңышлар теләде. «Сайлаучылар депутатлар өчен тавыш биреп ышаныч күрсәттеләр, – дип басым ясады Марат Галиев, – бу безнең өчен зур җаваплылык».

Вәкилләр киңәшмәсендә бер мандатлы депутатларның территориаль җыелышларында сайланган һәм парламент фракцияләреннән килгән 33 депутат катнашты. 

Марат Галиев  әйтүенчә, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы җиденче чакырылыш парламентының беренче утырышын 2024 елның 20 сентябрендә чакыру турында карар кабул итте. Сайлаучыларның яңа чакырылыш парламенты эшенә зур кызыксыну белдерүләре сәбәпле, Президиум җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышын телевидение һәм радио аша турыдан - туры трансляцияләүне оештыру турында карар кабул итте.

Вәкилләр киңәшмәсенең беренче утырышы кысаларында оештыру комитеты сайланды, аның составына 13 депутат керде. Оештыру комитеты рәисе итеп Алексей Созинов, оештыру комитеты секретаре итеп Лилия Маврина сайланды.

Аннары вәкилләр киңәшмәсенең оештыру комитетының беренче утырышы булды, анда җиденче чакырылыш Дәүләт Советы утырышының оештыру мәсьәләләре каралды.

 Алексей Созинов әйтүенчә, парламентның беренче утырышында 19 мәсьәләне карарга тәкъдим ителә. Моннан тыш, беренче утырыш барышында яшерен тавыш бирү юлы белән Дәүләт Советы Рәисен сайларга кирәк булачак. Оештыру комитеты электрон системаны кулланып яшерен тавыш бирү процедурасын үткәрергә тәкъдим итте.

Комитетлар төзү Дәүләт Советының беренче утырышы мәсьәләләренең берсе булачак. Киңәшмәнең оештыру комитеты 8 парламент комитеты төзергә тәкъдим итте. Шулай ук бүген парламентның Президиумы әгъзалары кандидатуралары буенча тәкъдимнәр кертелде. Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы Президиумына барлыгы 13 әгъза сайлау планлаштырыла.

Көннең икенче яртысында оештыру комитетының икенче утырышы һәм вәкилләр киңәшмәсе узачак, анда парламентарийлар фракцияләрнең көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча тәкъдимнәрен тикшерәчәкләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International