КПРФ фракциясе утырышы булды

2024 елның 20 сентябре, җомга, 09:05

Бүген КПРФ фракциясе утырышында депутатлар җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы көн тәртибендәге мәсьәләләрне карады. Утырышны фракция җитәкчесе урынбасары Николай Атласов алып барды.

Фракция утырышын ачып, Николай Атласов җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсендә парламентның беренче утырышы көн тәртибенә оештыру мәсьәләләрен кертү, шул исәптән Дәүләт Советы Рәисен, аның урынбасарларын һәм Дәүләт Советы Секретарен сайлау, Дәүләт Советы Президиумын, парламент комитетларын һәм комиссияләрен формалаштыру, шулай ук РФ сенаторы - Федерация Советында ТР Дәүләт Советы вәкиле вәкаләтләрен бирү турында карар кабул ителүен искәртте.

КПРФ фракциясе әгъзалары Дәүләт Советы утырышының тәкъдим ителгән көн тәртибен хупладылар һәм парламентның җитәкче вазифаларына сайлануга фракция кандидатураларын күрсәтү турында фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International