Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеме төзелде

2024 елның 20 сентябре, җомга, 09:41

Бүген парламентта җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы алдыннан «Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеменең оештыру җыелышы узды. Депутатлар төркеме әгъзалары ачык тавыш бирү барышында күпчелек тавыш белән «Татарстан - яңа гасыр»  депутатлар төркеме җитәкчесе итеп  Артур Габделҗановны сайладылар.

«Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеме составына җиде депутат керде: Артур  Габделҗанов, Нияз Аитов, Александр Лившиц, Ренат Мистахов, Тимур Шаһивәлиев, Илдар Шамилов һәм Шамил Яһудин.

«Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеме әгъзалары булып бермандатлы сайлау округлары буенча сайланган, башка депутат фракцияләре һәм төркемнәре әгъзалары булмаган Дәүләт Советы депутатлары тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International