Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды

2024 елның 20 сентябре, җомга, 12:19

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды. Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын 85 депутат хуплады.

Исегезгә төшерәбез, җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсендә Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына сайлану өчен ике кандидатура карау тәкъдим ителгән иде – Фәрит Мөхәммәтшин («Бердәм Россия» фракциясе) һәм Хафиз Миргалимов (КПРФ фракциясе). Кандидатларны җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсенең оештыру комитеты рәисе Алексей Созинов тәкъдим итте. Кандидатлар өчен тавыш бирү башланганчы һәркемгә сүз бирелде.

Бүген республика парламенты алдында торган мөһим бурычлар арасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов социаль мәсьәләләрне хәл итүне һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүне атады. Ул бәяләрнең артуына, гражданнарның сатып алу сәләте кимүенә, ТКХ тарифларының артуына һәм кадрлар мәсьәләләренә игътибар итте. "Социаль һәм коммерцияле ипотеканы һәркем файдалана алырлык итәргә, социаль торак төзергә кирәк, – дип саный Хафиз Миргалимов. – Транспорт мәсьәләләре дә аерым игътибар таләп итә, шул исәптән экология мәсьәләләре дә».

КПРФ фракциясе җитәкчесе парламентның контроль функциясен көчәйтергә кирәклегенә басым ясады. «Кабул ителгән законнар эшләргә тиеш»,  – диде ул.  

Фәрит Мөхәммәтшин ышаныч белдерүләре өчен хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук узган сайлау кампаниясе нәтиҗәләре татарстанлыларның уңай кәефен дөрес чагылдырды, дип басым ясады. "Халык безнең эшне яхшы бәяләде, һәм безнең партия зур күпчелек белән җиңде. Йөз депутат мандатының 86сын бердәмроссиялеләр яулады, – дип ассызыклады ул. – Башка сәяси партияләрдән дә вәкилләр саны артты"»

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2025 елның мартында Дәүләт Советына 30 ел була, һәм бу вакыт эчендә зур закон чыгару эше башкарылган. "Парламент елъязмасы  “чиста бит”тән башланмый, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин,  – Мәсәлән, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы тарафыннан 571 закон кабул ителеп республика Рәисе тарафыннан имзаланды».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, кайбер көчләрне икътисад һәм социаль өлкәнең комплекслы үсешен стимуллаштырырга тиешле программа документларын законнар белән тәэмин итүгә тупларга кирәк. Сүз, барыннан да элек, Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасы турында бара. «Миңа парламент Рәисе ролендә ышаныч күрсәткән очракта, мин барлык сәяси партияләрнең фикерен исәпкә алып, һәркемгә үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирәчәкмен. Бу безнең гомуми мәсьәләләрне хәл итүдә аеруча мөһим", – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы шулай ук парламентның контроль функцияләрен көчәйтергә кирәк дип саный.

Фәрит Мөхәммәтшин парламентарийларның иң мөһим бурычларының берсе итеп гражданнарның наказларын үтәүне атады. «Сайлаучылар белән очрашуларыбыз вакытында күп сораулар күтәрелде, – диде ул,– хәзер юл картасын төзиячәкбез һәм аның буенча Татарстан Рәисе ярдәме белән республика Хөкүмәте белән бергә эшләячәкбез».

Парламент эшчәнлеге ачык булып калырга тиеш, дип  саный Фәрит Мөхәммәтшин. "Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы – күппартияле, димәк, дискуссияләр булачак. Һәм бу дөрес, фикер алышулардан соң  дөрес законнар туа", – дип йомгаклады ул сүзен.

Яшерен тавыш бирү барышында Хафиз Миргалимов кандидатурасы өчен 7 депутат тавыш бирде, каршы – 79, 4 депутат тавыш бирүдән тыелып калды. Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын 85 депутат хуплады.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлануы белән Фәрит Мөхәммәтшинны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.  "Фәрит Хәйрулла улы, Сезне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлануыгыз белән чын күңелдән котлыйм.  Сезнең күпьеллык тәҗрибәгез, һәнәри осталыгыгыз һәм абруегыз  нәтиҗәсендә республика депутатлар корпусы Татарстан алдында торган бурычларны законнар белән нәтиҗәле тәэмин итүне дәвам итәр дип ышанам",  – дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җиденче чакырылыш парламент составы сизелерлек яңарды (40%) аңа эшлекле һәм абруйлы кешеләр керде, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар да. "Партия вәкиллеге җитди рәвештә киңәйде, Россия Дәүләт Думасында тәкъдим ителгән барлык биш партиянең дә кандидатлары сайланды. Ышанам ки, партиянеке булуга карамастан, сез барыгыз да республиканы үстерүгә һәм гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлгәнсез, - диде ул. – Сезнең эшегездә кешеләр белән турыдан-туры элемтәдә торырга, мөрәҗәгатьләр белән эшләргә, гражданнарның иң борчыган мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Сайланган депутатларның яңа идеяләре һәм прогрессив карарлары Татарстан Республикасының алга таба үсешенә этәргеч бирер дип уйлыйм».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җиденче чакырылыш парламент составы сизелерлек яңарган (40%), аңа эшлекле һәм абруйлы кешеләр кергән, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар да. "Партия вәкиллеге шактый киңәйде, Россия Дәүләт Думасында тәкъдим ителгән барлык биш партиянең дә кандидатлары сайланды. Төрле партиянеке булуга карамастан, сез барыгыз да республиканы үстерүгә һәм гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга йөз тотасыз дип ышанам, – диде ул. – Сезнең эшегездә кешеләр белән турыдан-туры элемтәдә булырга, мөрәҗәгатьләр белән эшләргә, гражданнарның иң борчыган мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Сайланган депутатларның яңа идеяләре һәм прогрессив карарлары Татарстан Республикасының алга таба үсешенә этәргеч бирер дип уйлыйм».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International