Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов парламент Рәисе урынбасарлары, Лилия Маврина Дәүләт Советы Секретаре итеп сайланды

2024 елның 20 сентябре, җомга, 12:55

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары итеп Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре итеп Лилия Маврина сайланды. Бүген җиденче чакырылыш парламентының беренче утырышында шундый карар кабул ителде.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының җитәкче вазыйфаларына кандидатуралар тәкъдим иткәндә, аларның республика дәүләт хакимиятенең закон чыгару органында эшләү тәҗрибәсе зур булуын билгеләп үтте һәм яңа чакырылыш парламентында алар актив һәм нәтиҗәле эшләвен дәвам итәчәкләренә ышаныч белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International