Фәрит Мөхәммәтшинны Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлануы уңаеннан котлыйлар

2024 елның 20 сентябре, җомга, 15:07

Фәрит Мөхәммәтшинга җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлануы уңаеннан котлау хатлары килә.

Котлау телеграммасын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко җибәргән.  «Актив гражданлык позициясе, профессиональлек һәм җаваплылык югары дәүләт постында сезнең нәтиҗәле эшчәнлегегезгә ярдәм итә, – дип ассызыклаган Валентина Матвиенко. – Киләчәктә дә Сезнең җитәкчелектә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы иң яхшы парламент традицияләрен саклап калыр һәм гражданнар өчен әһәмиятле инициативаларны тормышка ашыруга саллы өлешен кертер дип ышанам».

РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең котлау телеграммасында Фәрит Мөхәммәтшинга Татарстанның социаль-икътисади үсеш бурычларын хәл итүдә уңышлар теләгән. "Кешеләрнең фикеренә таянып, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен кирәк булганның барысын да эшләү мөһим", – дип билгеләп үткән федераль парламентның түбән палатасы җитәкчесе.

РФ субъектларының закон чыгару җыелышлары җитәкчеләре  дә Татарстан парламентына һәм аның җитәкчесенә котлап һәм уңышлы эшчәнлек теләп телеграммалар җибәргән.

Татарстан парламенты Рәисен беренчеләрдән булып Чуваш Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Леонид Черкесов котлаган, ул Фәрит Мөхәммәтшинның һөнәри һәм кешелекле сыйфатлары дәүләт һәм халык мәнфәгатьләренә тугрылыклы хезмәт итүнең ачык үрнәге булуын билгеләп үткән. "Тугандаш республикаларның закон чыгару органнары арасында конструктив хезмәттәшлек дәвам итәр дип ышанам, –  диелә Леонид Черкесовның  телеграммасында. – Күпьеллык тәҗрибәгезне һәм ирешелгән уңышларыгызны лаеклы бәяләп, сезгә яңадан Татарстанның төбәк парламентын җитәкләү ышанып тапшырылган".

Мәскәү өлкәсе Думасы Рәисе Игорь Брынцалов үз мөрәҗәгатендә Фәрит Мөхәммәтшинга карата хезмәттәшләренең ышанычы зур булуын билгеләп үткән. «Сезнең белемегез һәм практик эшчәнлек тәҗрибәгез Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте закон чыгару органының нәтиҗәле эшен оештырырга ярдәм итәчәгенә, шулай ук төбәкнең социаль, икътисадый һәм мәдәни үсешенә ярдәм итәчәгенә ышанам», – дигән ул.

Фәрит Мөхәммәтшинны яңадан сайлануы белән Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачев котлаган. "Сез җитештерү өлкәсендә эшләүче, галим, депутат, дәүләт эшлеклесе буларак зур юл уздыгыз. Татарстан парламенты спикеры сыйфатында чирек гасырдан артык вакыт эчендә сез чын демократияне ныгытуга һәм туган республикагызда һәм илдә парламентаризм үсешенә зур өлеш керттегез, – диелә котлауда. – Киләчәктә дә сез оештыру сәләтен, закон чыгару һәм идарә итү эшчәнлегендә тупланган тәҗрибәгезне тагын да тулырак һәм яктырак күрсәтә алырсыз дип ышанам».

Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Сергей Грачев, Омск өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Александр Артемов, Ульяновск өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Валерий Малышев, Тыва Республикасы Югары Хуралы Рәисе Кан-оол Даваа һәм башкалардан котлау телеграммалары килде.

Казанда аккредитацияләнгән чит илләрнең дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләреннән дә котлаулар килүе дәвам итә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International