Рөстәм Миңнеханов 27 сентябрьдә Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

2024 елның 20 сентябре, җомга, 16:19

27 сентябрьдә Дәүләт Советы берьюлы ике утырыш үткәрәчәк. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының беренче утырышында шундый карар кабул ителде.

Утырышны ачып, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа чакырылыш парламент Президиумы әгъзаларын сайланулары белән котлады һәм уңышлар теләде. «Алда – зур эшләр тора, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Парламент эшендә тотрыклылыкны һәм дәвамчанлыкны саклап, без гражданнар файдасына республиканың ышанычлы социаль-икътисадый үсеше өчен барысын да эшләргә тиеш».

Парламентның алдагы утырышларына килгәндә, җиденче чакырылыш Дәүләт Советының 27 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залында узачак икенче утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасы игълан ителәчәк. Бу вакыйга җәмәгатьчелектә һәрвакыт зур кызыксыну уятканга күрә, Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан турыдан-туры теле- һәм радиотрансляция уздыру турында карар кабул ителде.

Шул ук көнне сәгать уникедә республика парламентында җиденче чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышы була.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, өченче утырышның көн тәртибенә 18 мәсьәлә кертелә, шул исәптән 14 республика законы проекты. «Сорауларның шактый өлеше республиканың 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына бюджеты проектын әзерләү кысаларында бюджет процессын камилләштерүгә багышланган», – дип басым ясады Лилия Маврина.

Аерым алганда, оешмалар мөлкәтенә салым  турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проекты, салым түләүченең күчемсез мөлкәт объектын сатудан керемен билгеләү өчен кулланыла торган киметүче коэффициент күләмен билгеләү, шулай ук 2025 елга Татарстан Республикасында хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында  һәм салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында законның 2 статьясындагы 2 өлешенең үз көчен югалтуын тану хакында закон проектлары каралачак.

Моннан тыш, утырышта республиканың мәктәпкәчә, гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында белем бирүнең төрле төрләрен алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативлары раслана торган закон проектлары каралачак. Утырышның көн тәртибенә 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты параметрлары тәгаенләнә торган закон проекты да кертелгән.

Шулай ук парламентның өченче утырышында җирле үзидарә турында республика законнарына үзгәрешләр кертү, җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимияте арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне яңадан бүлү, мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру, җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм муниципаль хезмәт турында ТР кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары каралачак.

Өченче утырышның көн тәртибенә җәмәгать судьяларын сайлау, «Ватаным Татарстан» газетасының баш редакторын билгеләү мәсьәләләре дә кертелде.  

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International