КПРФ фракциясе парламентның көзге сессиясе чорында эш планын раслады

2024 елның 27 сентябре, җомга, 09:51

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның өченче утырышы көн тәртибе буенча фикер алыштылар һәм депутатлар берләшмәсенең агымдагы елның дүртенче кварталына эш планын карадылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.

Парламентның өченче утырышының көн тәртибен хуплап, КПРФ фракциясе әгъзалары фракциянең кайбер мәсьәләләр буенча позициясен Дәүләт Советы утырышы барышында билгеләргә карар кылдылар.

Фракция утырышында КПРФтан сайланган Дәүләт Советы депутатларын сайлау округлары буенча беркетү мәсьәләләре каралды һәм дүртенче кварталга депутатлар берләшмәсенең эш планы проекты тәкъдим ителде.

Закон проекты эше планы кысаларында 2025 елга һәм 2026-2027 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проектына фракциянең тәкъдимнәр блогын формалаштыру турында карар кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International