Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

2024 елның 27 сентябре, җомга, 12:02

Бүген  С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында җиденче чакырылыш Дәүләт Советының икенче утырышы булды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә –Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юлламасы булды.

Иҗтимагый әһәмияте зур  булу сәбәпле, җиденче чакырылыш Дәүләт Советының икенче утырышы турыдан-туры телевидение һәм радио аша трансляцияләнде. Дәүләт Советының рәсми сайтында һәм парламентның социаль челтәрләрендә шулай ук утырышның онлайн-трансляциясе каралды.

Юлламада Татарстан тормышының төп өлкәләренә кагылдылар. Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисадый хәленә җентекле анализ ясады, Татарстан үсешенең стратегик бурычларын билгеләде.

Юлламаның тулы тексты белән Татарстан Республикасы Рәисенең рәсми сайтында танышырга була.

Парламент утырышында Дәүләт Советы депутатлары белән беррәттән дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре дә катнашты.

Утырышта республика Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе сенаторлары һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, суд органнары, РФ Дәүләт идарәсенең ТР буенча территориаль органнары җитәкчеләре, ТР Хисап палатасы аудиторлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр һәм бюджет учреждениеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, дини конфессияләр вәкилләре, ветераннар, сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерлары, Казанда аккредитацияләнгән  чит илләрнең дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Рәисе чыгышыннан соң Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановка республиканың эчке һәм тышкы хәлен җентекләп анализлаганы өчен рәхмәт белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин республика һәм ил алдында торган барлык кыенлыкларга карамастан, яңа, җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары социаль-икътисадый үсеш һәм иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итү процессларына актив кушылырга тиешлегенә басым ясады. «Без горурланып шуны  әйтәбез, бүген республика Рәисе үзенең Юлламасында әйткән нәтиҗәләргә  күп санлы татарстанлыларның, төрле дәрәҗәдәге дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының бердәм хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде. Мондый бердәмлек киләчәктә дә тәэмин ителәер дип ышанам ", – дип ассызыклады парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, якын арада юлламада әйтелгән бурычлар буенча килешенгән эшне тәэмин итү өчен Дәүләт Советы Президиумы һәм Хөкүмәт тарафыннан документны гамәлгә ашыру буенча чаралар комплексы эшләнәчәк.  «Хөкүмәт белән берлектә без юлламаны гамәлгә ашыру планын әзерләячәкбез, анда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиткергән бурычларның мәҗбүри үтәлешен теркәп калдырачакбыз", – диде Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш Дәүләт Советының икенче утырышына йомгак ясап.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International