Җәмәгать судьялары сайланды

2024 елның 27 сентябре, җомга, 13:00

Бүген Дәүләт Советы депутатлары республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайладылар.

ТР җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатларны ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров депутатларны комитет карары белән таныштырды һәм тәкъдим ителгән кандидатураларны хупларга тәкъдим итте.

Дәүләт Советы өч елга Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп Татьяна Якупованы (Татарстан Республикасы Аксубай суд районы буенча 2 нче суд участогы), Юлия Баһавиеваны (Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 4 нче суд участогы), шулай ук вәкаләтләр чорын чикләнмичә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп Рузия Исламованы (Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 2 нче суд участогы), Ленар Мөлековны (ТР Әлки суд районы буенча 1 нче суд участогы), Алмаз Ягъфәровны (ТР Әлмәт суд районы буенча 4 нче суд участогы), Марат Ибраһимовны (ТР Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 4 нче суд участогы), Илнар Камалиевны (ТР Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы) һәм Айгөл Дилмиеваны (ТР Тукай суд районы буенча 1 нче суд участогы) сайлады

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International