Республикада мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирүне финанслар белән тәэмин итү нормативлары арттырылды

2024 елның 27 сентябре, җомга, 13:11

 

Дәүләт Советының өченче утырышында 2025 елга, 2026 һәм 2027 елларның план чорына мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанслар белән тәэмин итү нормативларын раслау турында закон проектлары беренче укылышта кабул ителде.   

Бу мәсьәлә буенча ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә гомуми белем бирү нормативлары белем бирү дәрәҗәсенә һәм профиленә, белем йортының шәһәр җирендә яисә авылда урнашуына, белем бирү оешмасының төренә һәм гамәлгә ашырыла торган программаларның төренә карап дифференциацияләнә. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә нормативлар төркемнәрнең юнәлешеннән, мәктәпкәчә оешманың территориаль урнашуыннан, атнага эш көннәре саныннан, балаларның булу дәвамлылыгыннан, төркемдә тәрбияләнүчеләрнең яшь составыннан, тәрбияләнүчеләр категориясеннән һәм аларның сәламәтлек торышыннан чыгып билгеләнә.

Балалар бакчаларында финанс белән тәэмин итү нормативлары елына бер тәрбияләнүчегә яисә укучыга исәпләп билгеләнә, аз комплектлы мәгариф оешмаларында-бер төркемгә яки бер сыйныфка исәпләгәндә. 2025 елга мәктәпкәчә һәм мәктәп, шулай ук өстәмә һәм һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итү нормативлары 2024 ел белән чагыштырганда 10% ка арттырылды.

2025 елга мәктәпкәчә һәм мәктәп, шулай ук өстәмә һәм һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итү нормативлары 2024 ел белән чагыштырганда 10% ка арттырылды. Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, нормативлар педагогларның хезмәтенә түләүне, уеннарны, уенчыкларны һәм балалар бакчаларындагы башка чараларны, шулай ук дәреслекләрне һәм гыйльми әсбапларны, мәктәпләрдә укытуның техник чараларын исәпкә алып, укытуны оештыру чараларына чыгымнарны финанслауны күздә тота.

Ике закон проекты буенча комитет карары белән Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Мәгъсүм Сәлахов таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, комитет әлеге закон проектын хуплый һәм өч укылышта кабул итүгә тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International