Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә кертелде

2024 елның 27 сентябре, җомга, 13:16

Бүген Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә турында республика законының 15 һәм 17 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде. Закон проекты җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен төгәлләштерә.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.

Федераль канун чыгаручы тарафыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларны хуҗалык кенәгәләрендә исәпкә алу мәсьәләсе җирлекләрнең һәм шәһәр округларының җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә кертелгән.

Республика кануннарына да шундый ук үзгәрешләр кертелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International