Парламентарийлар өчен Россиядән чыгу кагыйдәләре үзгәрә

2024 елның 27 сентябре, җомга, 13:43

Бүген Дәүләт Советының өченче утырышында «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында»Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә каралды. Закон проекты «Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында» Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында әзерләнгән.

Документны Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Евгений Солтанов тәкъдим итте. Депутат аңлатканча, карала торган закон проектында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аеруча әһәмиятле белешмәләрне яисә бөтенләй яшерен белешмәләрне белгән депутатының Россия Федерациясеннән чыгу хокукы вакытлыча чикләнергә мөмкин. «Аеруча әһәмиятле белешмәләрдә яисә бөтенләй яшерен белешмәләрдә хәбәрдар булган депутатның илдән чыгу хокукын чикләү турындагы Карар Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан карар белән билгеләнгән тәртиптә кабул ителә», – дип төгәлләштерде Евгений Солтанов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International