Салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча эшләүче салым түләүчеләр өчен бердәм салым ставкалары кертелә

2024 елның 27 сентябре, җомга, 14:05

«Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында " ТР Законының 2 статьясындагы 2 өлешенең үз көчен югалтуын тану турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. РФ Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр керемнәре билгеләнгән чик күрсәткечләрдән артып киткән салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен югары салым ставкаларының гамәлдән чыгарылды.

Элегрәк салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы, хисап (салым) чоры нәтиҗәләре буенча керемнәре 150 млн. сумнан артып киткән, әмма 200 млн. сумнан артмаган һәм (яисә) хезмәткәрләрнең уртача саны 100 кешедән артып киткән, ләкин 130 кешедән артмаган салым түләүчеләргә кагылды, салым салуның гадиләштерелгән системасын куллануга хокукны сакларга мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта, йомгаклары буенча арттыру рөхсәт ителгән кварталдан башлап, салым түләүчеләрнең мондый категориясе өчен салым ставкалары «керемнәр» салым салу объекты буенча 8% күләмендә (6% урынына) һәм «чыгымнар күләменә киметелгән керемнәр» салым салу объекты буенча  20%  итеп (15% урынына), арттырылган күләмдә билгеләнде.

Кабул ителгән закон проекты белән «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» ТР Законының 2 статьясындагы 2 өлеше үз көчен югалткан дип танылды.

Хәзер салым ставкалары унификацияләнә һәм 6% («Керем» объектында),  әгәр салым түләүче «керемнәр минус чыгымнар» схемасын сайласа 15% күләмендә билгеләнә, Иң чик күрсәткечләрдән арткан очракта салым түләүче салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланудан туктый һәм салым салуның гомуми режимына күчә. Шул ук вакытта керемнең чик күрсәткече РФ Салым кодексы белән 450 млн сумга кадәр арттырылды, хезмәткәрләр саны – 130 га кадәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International