Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы канунга үзгәрешләр кертелде

2024 елның 27 сентябре, җомга, 14:59

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.

Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, закон проекты белән җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлегеннән файдалану хокукын аукцион үткәрмичә генә бирү нигезләре исемлегенә нефть, нефть продуктларын һәм газны магистраль торбаүткәргечләр буенча транспортлау өлкәсендә магистраль торба үткәргечләрне һәм аларның аерылгысыз технологик өлешләрен төзү, реконструкцияләү, капиталь һәм агымдагы ремонтлау буенча эшләрне гамәлгә ашыручы табигый монополия субъектларына гомумтаралган файдалы казылмаларны разведкалау һәм чыгару өчен җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлегеннән файдалану хокукын бирү очракларын өстәргә тәкъдим ителә.

Закон проекты Татарстан Республикасы Рәисенә имза салуга җибәрелде. Документ рәсми басылып чыканнан соң 10 көн узгач үз көченә керә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International