Дәүләт Советы Илназ Фазуллинны «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире итеп билгеләде

2024 елның 27 сентябре, җомга, 15:06

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы гамәлгә куючыларының берсе булган «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире итеп Илназ Фазуллин билгеләнде. Мондый карар бүген парламент депутатлары тарафыннан кабул ителде.  

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, кандидатураны тәкъдим итеп, Илназ Фазуллинны тәҗрибәле һәм җаваплы кеше дип бәяләде. “Аның бөтен хезмәт юлы массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйле, - диде Айрат Зарипов, - 2017 елдан Илназ Фазуллин “Ялкын” журналының хезмәт коллективы белән җитәкчелек итте, үзен белемле белгеч буларак күрсәтте. Әлеге вазыйфа өчен шактый тәҗрибәле кеше».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International