Депутатларның сайлау округларындагы эшчәнлеге

2024 елның 28 сентябре, шимбә, 11:26

Дәүләт Советы депутатларының үз сайлау округларында эшчәнлеге  дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән очрашты, «мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшү» мәгариф проектында һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаштылар. 

25 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, парламент депутатлары Эдуард Шәрәфиев, Елена Кузьмичева һәм Марат Бариев белән «Шифалы су» шифаханәсенең 100 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашты. Санаторий территориясендә сквер һәм Бөек Ватан сугышы елларында вакытлы госпитальдә яраланганнарга ярдәм күрсәткән медицина хезмәткәрләре истәлегенә сын ачылды.

Юбилей уңаеннан «Шифалы су» шифаханәсендә ремонт ясалган. Депутатлар яңартылган корпусны карадылар, музейда булдылар. Юрий Камалтынов шифаханә коллективына күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре һәм тармак үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хатын тапшырды.

 25 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ТР Фәннәр академиясенең әгъзасы, профессор Наил Вәлиевнең 75 яшьлек юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында катнашты. Конференция ТР Фәннәр академиясе бинасында узды. Анда Россия Фәннәр академиясеннән, фәнни оешмалардан һәм югары уку йортларыннан, музейлар һәм китапханәләрдән 80 галим катнашты. Фәнни җәмәгатьчелек Россия провинциясенең тарихи-мәдәни традицияләре белән бәйле мәсьәләләр буенча тәҗрибә уртаклашты.

25 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин БРИКС илләренең яшь лидерлары форумында катнашты. Делегатлар мәдәни һәм инновацион хезмәттәшлекнең иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. шулай ук БРИКС биргән мөмкинлекләр турында сөйләделәр.

24 сентябрьдә Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова «Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү» проекты кысаларында Бөтенроссия дәүләт юстиция университетында узган очрашуда катнашты. Анда студентлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм МХО катнашучылар килгән иде. Очрашуда Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгыту мәсьәләләре, МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә дәүләт ярдәме турында фикер алыштылар.

"Бүген без беренче тапкыр Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты мәйданчыгында очраштык, ул Россия территориясендә законнарны үтәргә һәм үтәүне контрольдә тотарга тиешле юристларны, хокук белгечләрен әзерли. Ләкин кирәкле һөнәрдән тыш, без яшьләрне барлык башлангычларда да актив ярдәмчеләребез булырга, аларны туган илебезне, йортыбызны, гаиләбезне яратырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә, башкаларның бәласенә игелекле булырга өйрәтергә һәм тәрбияләргә тиеш! Бүген төп бурыч булып СВО, тыныч халыкка, хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итү. Һәм бу процесста һичшиксез яшьләр катнашырга тиеш. Алар дәүләт һәм җәмгыять сәясәтен дәвам итүчеләр!"- дип билгеләде Ольга Воронова.

24 сентябрьдә Татарстан Республикасы профсоюзлар көнендә депутатлар Светлана Захарова һәм Елена Кузмичева Татарстанның барлык өлкәләренең профсоюз активларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Тантаналы чара «Ливадия» шифаханәсе концертлар залында узды. Фойеда күргәзмә эшләде. Анда Татарстан осталарының кулдан эшләнгән әйберләре тәкъдим ителде.   Биредә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класс узды, ул профсоюз оешмалары вәкилләрендә зур кызыксыну уятты.

Елена Кузъмичева республиканың барлык профсоюз оешмаларына көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Профсоюзлар бигрәк тә тарихыбызның иң катлаулы чорларында һәрвакыт безнең белән”, — дип ассызыклады Светлана Захарова. Очрашуның тантаналы өлешендә Иң яхшы профсоюз оешмалары активистларын ТР Профсоюзлар федерациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

23 сентябрьдә Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

23 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин «Экология» илкүләм проектының «Россия сулыклары» акциясе кысаларында Юдино микрорайонында экологик өмәдә катнашты. «Изумрудное» күлен һәм аның тирәләрен чүп-чардан чистарттылар. 300дән артык татарстанлы, шул исәптән «Бердәм Россия»штабы хезмәткәрләре дә килде. Бер сәгать эчендә 62 команда 831 килограмм чүп-чар җыйды. Катнашучыларга ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре һәм Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге дайверлары  да кушылды.

23 сентябрьдә Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе  урынбасары Ирина Терентьева Менделеевскида «Пастернак укулары» әдәби-музыкаль фестивалендә катнашучыларны сәламләде. Фестиваль кысаларында " Гаилә елы. Кече шәһәрләрдә мәдәниятнең җәмгыятькә йогынтысы» темаларына сөйләшүләр узды. Парламентарий билгеләп үткәнчә, мондый чаралар  барыннан да элек кешеләрне берләштерә.

23 сентябрьдә ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре конкурсы финалын ачу тантанасында чыгыш ясады. Конкурс өченче ел рәттән Казанда уздырыла, анда беренче тапкыр илнең 64 төбәгеннән балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре катнаша. Биш көн дәвамында алар командаларда үзара хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерүгә, коммуникацияләргә, проект эшенә, шулай ук Россия Федерациясенең Дәүләт төзелеше турындагы белемнәрен ныгытуга юнәлдерелгән өч конкурс биремен үтәделәр: «танып бел», «ышандыра» һәм «ирешә».

21 сентябрьдә Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Владимир Чагин, Илдар Шамилов Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет командасы белән берлектә Автоградта агачлар утырттылар. Мәскәү проспекты буйлап 250 яңа юкә утырттылар. Һәр яңа агач-чиста һәм сәламәт шәһәргә таба бер адымны өмәдә катнашучылар билгеләп үтте.

23 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов Баулыда «Ганиев Кубогы» хоккей турнирында җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты. Бу 2010-2011 елларда туган яшүсмерләр арасында РФ атказанган нефтьчесе, шәһәрнең Мактаулы гражданины Гали Ганиев истәлегенә багышланган хоккей буенча икенче ачык турнир. Хоккей ярышында Татарстанның биш районы командалары көч сынашты. Турнирның җиңүчеләре булып «Батыр»командасы танылды. Икенче һәм өченче урыннарны Лениногорск һәм Зәй җыелма командалары яулады.  21 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов һәм «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге активистлары донор канын тапшыру буенча акция оештырдылар. Акция Бөтендөнья сөяк мие доноры көненә багышланган иде.

20 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Рамил Әхмәтов йорт-җирсез калучылар көненә багышланган хәйрия акциясен оештыруда катнашты. Мохтаҗларга хирург, терапевт, дерматолог һәм психолог кебек табиблар бушлай консультация бирә.   Шулай ук ЭКГ һәм флюорография ясыйлар.  Социаль һәм кадрлар хезмәте белгечләре эшкә урнашу һәм социаль ярдәм мәсьәләләрен хәл итү буенча киңәшләр бирәләр,  юристлар бушлай хокукый ярдәм күрсәтәләр.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International