Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты әгъзалары республика бюджеты законы проекты турында фикер алышты

2024 елның 1 октябре, сишәмбе, 15:41

Бүген Дәүләт Советында торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына республика бюджеты законы проекты каралды. Моннан тыш, парламентарийлар автомобиль юллары һәм юл хуҗалыгы эшчәнлеге турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында закон проекты буенча фикер алышты.  

Комитет утырышында 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразын Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте. Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, 2025 елда Татарстан Республикасының тулаем төбәк продукты күләме, фаразлар буенча, алдагы елга карата чагыштырма бәяләрдә 102,9% тәшкил итәчәк, 2026 елда – 102,6%, 2027 елда – 102,7%. Сәнәгать җитештерүе индексы 2025 елда үсеш белән фаразлана, 103,1%, 2026 елда – 102,3%, 2027 елда – 102,5%.

ТР финанслар министры урынбасары Оксана Кисапова бюджетның чыгым өлешендәге аерым бүлекләргә тукталды. Аерым алганда, закон проекты тарафыннан 2025 елга Татарстан Республикасы бюджетының гомуми керемнәре күләмен 425,4 млрд сум, 2026 елга – 451,1 млрд сум һәм 2027 елга - 474 млрд 83,2 млн сум итеп расларга тәкъдим ителә.

Чыгымнар 2025 елда 439 млрд сум, 2026 елга - 464 млрд сум һәм 2027 елга 486,5 млрд сум күләмендә тәкъдим ителә.  Татарстан Республикасы казнасы кытлыгы 2025 елда 13.5 млрд. сум, 2026 елга 13 млрд сум һәм 2027 елга  12,4 млрд сум тәшкил итә.    

Парламентарийлар комитет карамагындагы «ягулык - энергетика комплексы», «Транспорт», «юл хуҗалыгы (юл фондлары)», «торак-коммуналь хуҗалык” бүлекләрен җентекләп карады.

 «Торак-коммуналь хуҗалык» бүлеге буенча 2025 елга республика бюджеты чыгымнары 20,2 млрд сум күләмендә каралган. «Торак хуҗалыгы» бүлекчәсендә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауны финанслауга, бакчачылык ширкәтләрен уңайлауга һәм карап тотуга һ. б. чыгымнар каралган.

Юл хуҗалыгы буенча республика бюджеты чыгымнары 31 млрд 898 млн сум күләмендә билгеләнгән.

 Фикер алышу барышында депутатлар коммуналь челтәрләрне модернизацияләү программасын финанслауга республика бюджетында күпме акча каралуы, Шәле-Баулы юл магистральләре һәм Яшел Үзән шәһәренә таба Ш-1 яңа юлы төзелешен финанслау күләме белән кызыксынды. Парламентарийлар шулай ук бюджетта күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга салынган акчаларның елдан-ел бер үк дәрәҗәдә калуына, ә чыгымнарның арта гына баруына игътибар итте.  Парламентарийлар төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкиленә күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга чыгымнар маддәсен яңадан карау һәм төгәллек кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров,  бюджет законы проекты буенча сорауларны 2 октябрьдә Дәүләт Советында узачак Парламент тыңлауларында республиканың икътисад һәм финанслар министрлыгы вәкилләренә бирергә мөмкинлеген әйтте. 

Комитет әгъзалары фикер алышу йомгаклары буенча «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында»закон проектын хуплады.

Комитет утырышында автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы закон проекты каралды. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Закон проекты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларында урнашкан парковкалардан (парковка урыннарыннан) түләүле нигездә файдаланган өчен түләүне исәпләү методикасын һәм максималь күләмен билгеләү хокукын бирә. Әлеге хокук җирле үзидарә органнары вәкаләтләреннән төшереп калдырыла.

Юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика канунына кертелгән үзгәрешләр  нәтиҗәсендә республика башкарма хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге вәкаләтләре төгәлләштерелә һәм киңәйтелә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International