Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодирҗан Касыймов белән очрашты

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе, 11:53

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодирҗан Касыймов белән очрашты. Дипломат агымдагы елның августында эшкә керешкән. 

Фәрит Мөхәммәтшин Нодирҗон Касыймовны Дәүләт Советы депутатлары исеменнән сәламләде һәм Татарстанда дипломатик миссия башлавы белән котлады, яңа вазыйфасында уңышлар теләде.

«Татарстан белән Үзбәкстан арасында тыгыз дустанә мөнәсәбәтләр урнашты, бу хакта товар әйләнеше күләме, хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә имзаланган килешүләр, күпсанлы ике яклы визитлар сөйли, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – Безнең өчен хезмәттәшлекнең мондый югары темпын саклау бик мөһим». Парламент башлыгы шулай ук хәзерге вакытта парламентара элемтәләрне активлаштырырга кирәклегенә басым ясады.

Очрашу кысаларында Дәүләт Советы Рәисе Татарстанның социаль-икътисади үсеше, республиканың күп тармаклы икътисады, бу елның сентябрь аенда сайланган җиденче чакырылыш парламент, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде.

Республика парламенты башлыгы республикада милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм бу юнәлештә Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлеге мәсьәләләренә аерым тукталды. «Безнең республикада 175 милләт вәкиле яши, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин, – һәм Татарстан халыкларының тату күпмилләтле гаиләсендә үзбәк диаспорасы әһәмиятле урын алып тора».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан халыклары Ассамблеясе составында үзбәкләрнең милли-мәдәни берләшмәсе актив эшли. Республикада 15 меңгә якын үзбәк яши.

Нодиржон Касыймов, үз чиратында, республикада аны җылы кабул итүләре һәм Татарстанда үзара хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде. «Һәрьяклап ярдәм иткәнегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтлемен, – дип билгеләп үтте Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы, – безнең халыклар тарихи яктан үзара бәйләнештә, безнең арада уртаклыклар күп. Үзбәкстанда 300 меңнән артык татар яши".

Нодиржон Касыймов Татарстанда яшәүче халыкларның, шул исәптән үзбәкләрнең туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәтүче күпмилләтле якшәмбе мәктәбен ачулары өчен республика җитәкчелегенә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Очрашуда шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Генераль консуллык дипломатлары һәм башка рәсми затлар катнашты.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International