Татарстан бюджеты турындагы закон проекты республиканың муниципаль районнары белән киңәшмәдә каралды

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе, 14:04

Бүген Министрлар Кабинетында республиканың муниципаль районнар җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Анда 2025-2027 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш фаразы һәм 2025 елга, 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты буенча фикер алыштылар. Видеоэлемтә режимында узган киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, парламентның башка  комитетлары җитәкчеләре, Александр Чубаров һәм Рәгать Хөсәенов, депутатлар Рәсим Баксиков, Камил Ногаев, Камил Гыйлманов, Нәҗип Хаҗипов һәм Данис Шакиров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.

Киңәшмәдә 2025-2027 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразлары турындагы доклад белән Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына республика бюджеты проектын Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте. 2025 елга Татарстан Республикасы бюджетының керем өлеше 425,5 млрд сум, 2026 елга – 451,1 млрд сум, 2027 елга – 474,1 млрд сум булыр дип фаразлана.

Республика бюджетының чыгым өлеше 2025 елга 439 млрд сум, 2026 елга 464,1 млрд сум һәм 2027 елга 486,5 млрд сум күләмендә формалаштырылган. Бюджет турындагы закон проекты буенча парламент комитетларында фикер алышу булды, закон проекты бүген парламент тыңлауларында каралачак. Пәнҗешәмбе көнне бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында документка карата бәяләмә биреләчәк, шуннан соң республиканың төп финанс законы Дәүләт Советының чираттагы утырышында беренче укылышта каралачак.

Муниципаль бюджетлар, узган еллардагы кебек үк, кытлыксыз булыр дип фаразлана. Барлык күрсәткечләр фараз күрсәткечләре белән чагыштырганда артыграк куелган. "Бүгенге көнгә барлык 956 муниципаль берәмлекнең бюджетлары күләме билгеләнгән, бюджетара трансфертлар билгеләнгән, -дип билгеләп үтте Радик Гайзатуллин, район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, - сезгә, үз чиратыгызда, салым салу буенча тиешле карарларны үз вакытында кабул итәргә, алга таба-килешенгән график нигезендә җирле бюджетларны расларга», диде.

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International