Казанда «Балкыш " фестиваленең гала-концерты узды

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе, 16:56

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында VIII нче “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестивале узды. Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры Эльмира Зарипова, республиканың ветераннар хәрәкәте активистлары катнашты.    

 Районнарда узган сайлап алу турларыннан үткән иң-иңнәр Казан сәхнәсендә чыгыш ясый. – Әлеге фестивальне олылар бик теләп көтеп торалар. Катнашырга теләүчеләр бик күп. Беренче елны 3 мең 500 кеше килгән булса, быел бу сан 25 меңгә җитте. Монда катнашучы һәркем талантлы. Аларның җырларын тыңлап, биегәннәрен карап хәйран каласың. Сигез ел буена сәхнәдән төшмәгән җырчылар бар. Аларга рәхмәттән башка сүз юк, — ди Татарстанның Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков.

Рәхмәт сүзләре бүген сәхнәдән еш яңгырады. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да сүзен өлкәннәргә рәхмәттән башлады. – Сезнең тырыш хезмәтегез аркасында без рәхәттә яшибез, – диде ул. Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова да, өлкәннәргә исән-саулык теләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Агач тамырлары белән нык, – диде ул. – Ә без сезнең белән ышанычлы һәм мул тормышта яшибез".

Хәбир Иштирәков исә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка барлык өлкәннәр исеменнән рәхмәтен җиткерде.  “Балкыш” фестиваленең оештыру комитетын җитәкләүче, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга да без бик рәхмәтле. Әгәр җитәкчеләр ярдәм итмәсә, үсендереп тормаса, мондый матур фестиваль булмас иде", – ди Хәбир Иштирәков.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International