Дәүләт Советында «Исәнме, кояш!» дип аталган картиналар күргәзмәсе ачылды

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе, 16:45

Дәүләт Советында Казан рәссамы Александр Шадринның «Исәнме, кояш!» («Здравствуй, солнце!»)  дип аталган күргәзмәсе ачылды.  Республика парламентының Кече залы фойесында автор 18 картина тәкъдим итә.

«Исәнме, кояш!» экспозициясендә  «Әбиләр чуагы» («Бабье лето»), «Төньяк  балкышы» («Северное сияние»), «Иртәнге таң яктысы» («Свет утренней зари»), «Бәхет тамчылары» («Брызги счастья»), «Күбәләк очышы» («Полет бабочки»), «Кар кызы» («Снегурочка»), «Төньяк җәе» («Северное лето»), «Исәнме, кояш!» («Здравствуй, солнце») эшләре тәкъдим ителгән.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева, күргәзмәне ачканда, Татарстан Дәүләт Советында яшь һәм танылган авторларның сәнгать күргәзмәләрен уздыру күркәм традициягә әверелүен билгеләп үтте.  Шушы көннәрдә генә парламентта «Кырым симфониясе» дип аталган яшь рәссамнарның эшләре күргәзмәсе тәмамланды, ә бүген инде үз эшләрен танылган рәссам Александр Шадрин тәкъдим итте.

«Татарстан – мәдәнияткә генә түгел, талантлы кешеләргә дә бай күпмилләтле республика, – дип билгеләп үтте депутат. – Бүген заманча рус рәсем сәнгатенең күренекле вәкиле Александр Шадрин үзенең «кояшлы картиналарын» тәкъдим итте.

Александр Шадрин 1968 елның 22 гыйнварында Волгоградта туган. Ижевск дәүләт университетының сәнгать факультетының рәсем сәнгате бүлеген һәм Россия сәнгать академиясен тәмамлаган. 1995 елдан Казанда яши. Шәхси күргәзмәләр үткәрә. Халыкара арт-салоннарда, республика, Россия һәм халыкара проектларда катнаша.

«Сәнгать көчле, акыллы булырга һәм иҗатка гына алып барырга тиеш» –  Александр Шадрин иҗатының девизы шундый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International