Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Волейбол федерациясе президенты кубогы финалистларын сәламләде

2024 елның 4 октябре, җомга, 13:18

Бүген Чаллыда Татарстан Волейбол федерациясе президентының  ХI Кубогына сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында финал уеннары узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән оештыручыларны, тренерларны һәм ярышларда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 11 ел эчендә республика Волейбол федерациясе президенты кубогына уеннар масштаблы һәвәскәрләр волейбол турнирына әверелде. Бу сезонда анда сәнәгать предприятиеләренең һәм авыл районнарының 69 командасы катнашты.

«Физик культура һәм спортны үстерү өчен бездә заманча, югары технологияле инфраструктураны да кертеп, иң уңай шартлар тудырылган, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Һәр районда ким дигәндә бер универсаль спорт комплексы, боз сарае һәм йөзү бассейны бар. 11 нче спорт мәктәбенең ремонтланган залы дап моңа яхшы мисал булып тора, бүген монда финал уеннары уза».

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, турнирның төп максаты – ведомство ярышлары традицияләре аша массакүләм волейболны популярлаштыруны дәвам итү. «Бергә, бергәләп, системалы рәвештә физик культура белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны артуга ярдәм итәбез,  – дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. – Футбол һәм йөзү белән беррәттән, волейболга ихтыяҗ зур, ул һәркем файдалана алырлык спорт төре булып тора. Республикада профессиональ волейбол клубларының җиңүләре дә бик мөһим, алар бу сезонда илнең даими чемпионатларын һәм кубокларын отты».

Турнирның финал этабында катнашучыларга сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга керткән өлешләре, үҗәтлек, җиңүгә омтылышлары өчен рәхмәт белдереп, республиканың Волейбол федерациясе җитәкчесе аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде. «Барлык командалар финалга килеп  җитмәсә дә, Кубокта катнашу башкаларга тырышып эшләргә, осталыкларын камилләштерергә, тәҗрибәле тренерлар белән шөгыльләнергә этәргеч бирәчәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Сез тормышта активлык үрнәге күрсәтәсез».
Дәүләт Советы Рәисе шулай ук предприятиеләрнең, авыл халкының, мәктәпләрнең хезмәт коллективларының волейболны массакүләм спорт төре буларак үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, волейбол турнирлары массакүләм спорт үсешенә хезмәт итеп кенә калмый, алар төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә, яшьләрдә һәм балаларда ватанпәрвәрлек, үз мәктәбенә, районына, шәһәренә һәм республикасына мәхәббәт тәрбияли.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин тренерларга, ветераннарга һәм волейбол хәрәкәте активистларына ТР Волейбол федерациясенең Рәхмәт хатларын тапшырды һәм 11 нче спорт мәктәбе директорына туплар һәм волейбол сеткасы бүләк итте.

Татарстан Волейбол федерациясе президенты Кубогына сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында узган XI турнирның финал ярышына «Татнефть» ГАҖ (Әлмәт), «Татэнерго» АҖ (Яр Чаллы), «Казан-Восток-Сервис» ҖЧҖ һәм «Татхимфармпрепараты» АҖ (Казан) командалары, шулай ук Саба, Мамадыш, Аксубай һәм Мөслим районнары командалары чыкты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International