Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышы ачылды

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе, 10:24

Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышы ачылды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Валерий Песошин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлар, Хөкүмәт әгъзалары, республика ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Президиум утырышның көн тәртибенә 7 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 4 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты булачак. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән документ буенча профильле юнәлешләр буенча комитетларда, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә һәм парламент тыңлаулары кысаларында фикер алышулар узды.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты да тикшерелә, ул шулай ук булачак утырышның көн тәртибенә беренче укылышта карау өчен кертелгән.

Беренче укылышта шулай ук автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы закон проектлары, шулай ук административ хокук бозулар турында республика кодексы каралачак.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатларында үзара хезмәттәшлеген оештыру турында» мәгълүмат тыңланачак. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясаячак.

Шулай ук парламент утырышында Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасын сайлау өчен кандидатура каралачак.

Профильле комитет рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының дүртенче утырышының көн тәртибе киңәйде 15 мәсьәлә кертеп расланды:

1. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасын раслау  турында.

2. «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 5-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

3. «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» 6-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

4. «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 11 һәм 13 статьяларына һәм «Татарстан Республикасында юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 596-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

5. «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.2 һәм 3.16 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 7-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Янгын куркынычсызлыгы турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына һәм «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 11-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе  кодексына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында.

8. «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 25 статьясына үзгәреш кертү хакында» 10-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның  71 статьясына үзгәреш кертү хакында» 686334-8 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе җинаять-үтәтү системасы хезмәткәрләренең балаларына югары белем бирү мәгариф оешмаларына керүгә өстенлекле хокук бирү өлешендә).

10. «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны яклау турында» Федераль законның 106  һәм 151 статьяларына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»  724769-8 номерлы федераль закон проекты турында (бала табудан баш тартуны пропагандалый торган мәгълүматны тыю өлешендә).

11. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 24.5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 713197-8 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте органы яисә җирле үзидарә органы вазыйфаи заты тарафыннан әлеге органнарда булган яисә аларга тапшырылган вәкаләтләрне, мондый вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен аларга  бюджет ассигнованиеләре яисә субвенцияләр бирелмәгән (җитәрлек бирелмәгән) очракта, үтәмәү яисә тиешенчә үтәмәү хакында административ хокук бозу турында эш алып баруны туктату хакында).

12. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.21 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 724905-8 номерлы федераль закон проекты турында (бала табудан баш тартуны пропагандалаган өчен җаваплылык кертү өлешендә).

13. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.5 һәм 19.23 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»      729113-8 номерлы федераль закон проекты турында (законсыз миграцияне оештыру максатларында ялган документлар ясаган өчен җаваплылыкны көчәйтү өлешендә).

14. Хөкүмәт сәгате: «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатларында алар белән хезмәттәшлеген оештыру турында».

15. Төрлесеннән.

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырышның туры трансляциясе алып барыла.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International