“Бердәм Россия” фракциясе һәм "Татарстан – Яңа гасыр" депутатлар төркеме хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе, 10:08

Бүген Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе һәм "Татарстан – Яңа гасыр" депутатлар төркеменең уртак утырышы булды, анда парламентарийлар "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" региональ проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, "Бердәм Россия" фракциясе составына үзгәрешләр керттеләр, бердәм республика сайлау округы буенча сайланган әгъзаларны сайлау округларына беркетүне расладылар, шулай ук "Бердәм Россия" фракциясе һәм "Татарстан - Яңа гасыр"депутатлар төркеме арасында  хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе фракциясе һәм җиденче чакырылыш Дәүләт Советында «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеме арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм "Татарстан - Яңа гасыр" депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов кул куйдылар.

Имзаланган килешү нигезендә яклар бергәләп сайлаучылар белән эш оештырырга, гражданнарны бергәләп кабул итәргә, мәгълүмати, аналитик, методик материаллар алмашырга, кирәк булганда ике як өчен дә кызыклы булган мәсьәләләрне һәм бурычларны хәл итү өчен эшче төркемнәр төзергә, шулай ук уртак очрашулар, консультацияләр, сөйләшүләр уздырырга килештеләр. Килешү җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкаләтләре чорында гамәлдә булачак.

Бүген үк парламентарийлар фракциясе утырышында урманнарны саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк партпроектын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренә караганда, төбәк проектын гамәлгә ашыруның алты елында урман фонды җирләрендә урман торгызу эшләре 21 мең гектардан артык мәйданда башкарылган.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен 2019 елдан 2024 елга кадәр 844 млрд 50 млн 500 мең сум күләмендә финанслау каралган. 2024 елга федераль бюджеттан 117 млн 100 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Урманнарда куркынычсызлыкны «Урман хуҗалыклары» ДБУ составындагы икенче типтагы 20 урман янгыннары станциясе, «Урман янгыннары үзәге» ДБУ составындагы 12 өченче типтагы 5 урман янгыннары станциясе тәэмин итә.

ТР урман хуҗалыгы министры әйтүенчә, 2019 елдан башлап законсыз урман кисү очраклары саны уртача 80% ка, законсыз әзерләнгән агач күләме 40% ка кимегән. Равил Кузюров сүзләренә караганда, урман хуҗалыкларының картайган агачларны кисү мөмкинлеге булмау тармак өчен кыен мәсьәләләренең берсе булып кала.

«2007 елда Урман кодексы урман хуҗалыкларын картайган агачларны кисү хокукыннан мәхрүм итте. Исәпләнгән урман кисү ел саен 35-40% ка гына башкарыла. Мондый агачларның туплануы урманнарның экологик һәм санитар торышының начараюына, тоташ кисүләр булмау урманнарны торгызу өчен фонд формалашмауга китерә, һәм иң мөһиме - урманнардан күп максатлы, рациональ, өзлексез, ярлыланмыйча файдалануны тәэмин итүнең төп принцибы бозыла», – дип белдерде Равил Кузюров.

ТР Урман хуҗалыгы министры аңлатканча, хәзерге вакытта урман законнарын камилләштерү максатларында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия Табигать министрлыгының Урман ресурслары һәм аучылык хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты белән берлектә «Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проектын эшләгән. Әлеге закон проекты Татарстаннан сайланган РФ ФС Дәүләт Думасы депутатларының инициатив төркеме тарафыннан РФ ФС  Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга җибәрелгән.

Тагын бер проблемалы мәсьәлә дип министр тармакта хезмәт хакының түбән булуын атады, ул республика буенча уртача хезмәт хакының 55% тәшкил итә. “Урман хуҗалыгы оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру һәм урман тармагы белгечләренә ярдәм итү мәсьәләсен федераль дәрәҗәдә эшләргә кирәк", - дип саный ТР урман хуҗалыгы министры.

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International