Хөкүмәт сәгате кысаларында республика муниципалитетларына хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе, 14:34

Бүген Дәүләт Советының дүртенче утырышында депутатлар хөкүмәт сәгате  кысаларында хокукый ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеген оештыру турында мәгълүмат тыңлады. Доклад белән Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында ул Татарстанда муниципаль нормалар иҗат итү мәсьәләләренә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Кабул ителә торган барлык муниципаль норматив хокукый актлар юстиция министрлыгы регистрына кертелергә тиеш. Ел саен анда 30 меңнән артык акт кабул ителә. "Татарстан Идел буе федераль округы буенча регистрны тутыру өлешендә беренче урында тора. Бу министрлык һәм җирле үзидарә органнарының уртак эш нәтиҗәсе", - дип ассызыклады Рөстәм Заһидуллин.

Юстиция министры муниципаль актларны бастырып чыгарганда хаталар җибәрелүе турында сөйләде. Бу дәүләт оешмасының исемен, кабул итү датасын дөрес күрсәтмәү,актларның үз көченә керү датасында ялгышлык җибәрү һ.б. Әлеге җитешсезлекләрне киметү максатларыннан  муниципаль актларны бастырып чыгару мәсьәләләре бенча укыту семинарлары уздырыла, дип сөйләде Рөстәм Заһидуллин.

Министр әйтүенчә, муниципаль актлар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә бастырып чыгарыла. Соңгы 5 елда документлар 100% ка татар теленә тәрҗемә ителгән. Бу мөмкинлек муниципалитетларда тәрҗемәчеләр өчен штат барлыкка килгәч туган. Шулай да күптән кабул ителгән актлар татар теленә тәрҗемә ителмичә кала бирә.

Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнары белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларын билгеләү буенча муниципаль актларны исәпкә ала, күрсәтелгән өлкәдәге актларны әзерләү, үзгәртүләр кертү, кануннарга туры китерү буенча хокукый ярдәм күрсәтә. Әгәр 2022 елда муниципалитетларда ярдәм чаралары буенча 1 360 акт гамәлдә булса, бүген 2 219 акт.

Шулай ук муниципаль актларга хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза үткәрелә. Агымдагы елның 9 аенда Министрлык тарафыннан 17 меңнән артык муниципаль актка карата экспертиза үткәрелгән, аларның 104 кануннарга каршы килүе ачыкланган. Экспертиза барышында 479 ришвәтчелек факторы ачыкланган. Әлеге мәгълүмат район башлыкларына, Татарстан Республикасы Премьер-министрына һәм республика Прокуратурасына җиткерелә. Юстиция министрлыгы ачыкланган каршылыкларны бетерү буенча эш алып бара.

2022 елга кадәр республика реестрындагы һәм географик атамаларның Дәүләт каталогындагы торак пунктларының исемнәрен бертөрле итү буенча эш башкарылды. 21 муниципаль районда 38 исемдәге торак пунктларда аермалыклар ачыкланды. Аларны бетерү өчен торак пунктларның исемнәре 1940 елдан алып 2005 елга кадәр нәшер ителгән административ-территориаль бүленеш белешмәләре белән чагыштырылды, архив материаллары, төрле чорларда гавами хакимият органнары актлары өйрәнелде.

Министрлык җирле үзидарә органнарына муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтә. Соңгы 3 елда 7 муниципаль район һәм Казан шәһәре чикләрен үзгәртү буенча республика кануннарына үзгәрешләр кертелде. Муниципаль органнарны юридик кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булып кала. Муниципалитетларда 207 юрист эшли. Тәэмин ителеш 89% чамасы тәшкил итә.

Министрлык КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында гамәлгә ашырыла торган муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программаларын эшләүчеләрнең һәм актив катнашучыларның берсе булып тора.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International