Евгения Коцарь Иҗтимагый палата әгъзасы итеп расланды

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе, 14:37

Евгения Коцарь Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы булды. Аның кандидатурасын парламентарийлар Дәүләт Советының дүртенче утырышында расладылар.

«Вектор»  берләшмәсе тәкъдим иткән кандидатураны караганда, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров комитетның уңай карарын бәян итте һәм Казан югары танк училищесы клубы мөдире Евгений Коцарьны ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп раслау тәкъдиме белән чыкты. Элегрәк, 19 сентябрьдә, ТР Иҗтимагый палатасы утырышында Тимур Камалетдиновның Дәүләт Советына депутат итеп сайлануына бәйле рәвештә Иҗтимагый палата әгъзасы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителгән иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International