Фәрит Мөхәммәтшин Ярослав Нилов белән очрашты

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе, 11:57

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФС Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Парламентарийлар социаль һәм миграцион сәясәт өлкәсендә федераль һәм төбәк законнарын гамәлгә ашыру, алдагы чорга федераль бюджетны формалаштыру, Татарстанның дәүләт программаларында һәм проектларында катнашуы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Ярослав Нилов Фәрит Мөхәммәтшинны җиденче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлануы белән котлады, яңа сайланган парламентның депутатлар корпусына уңышлар теләде.

Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, җиденче чакырылыш Дәүләт Советы, профильле комитетлар һәм парламент комиссияләре, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде.  

Ярослав Нилов эш сәфәре белән Казанда. Бүген Россия парламентының түбән палатасы депутаты махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашачак, алдан баручы һөнәри әзерлек үзәгендә һәм цифрлы медицина үзәгендә булачак.

Очрашуда Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International