Дәүләт Советында махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе, 12:28

Дәүләт Думасы депутаты, РФ ФС Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов һәм Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операциядә катнашучы, 4 нче укчы рота командирының хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары Тимур Садриев белән очраштылар. Очрашу республика парламентында узды.

Исегезгә төшерәбез, Ярослав Нилов эш сәфәре белән Казанда.

Очрашу кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды. Очрашуга йомгак ясап, журналистлар белән әңгәмәдә Ярослав Нилов федераль парламентның ТР Дәүләт Советының профильле комитеты, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашкан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев белән тыгыз хезмәттәшлеген билгеләп үтте.

"Хәрби хезмәткәрләрдән, демобилизацияләнгәннәрдән һәм аларның гаилә әгъзаларыннан сорауларның кайсы төбәктән килүенә карамастан, безнең комитет һәрвакыт алар белән даими элемтәдә тора, – дип басым ясады Ярослав Нилов. – Без төрле төбәкләрдән, шул исәптән Татарстаннан гражданнарга күп яклы ярдәм күрсәтүче волонтерлык һәм иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Татарстан Республикасы махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүнең теге яки бу мәсьәләләре буенча еш кына тәкъдимнәр ясый».

Ярослав Нилов күптән түгел «Ватанны саклаучылар» фонды тарафыннан хәрби хәрәкәтләр ветераннарының аерым категориясенә ярдәм итү өчен техник реабилитация чаралары сыйфатында кул белән идарә ителә торган транспорт чарасы сатып алынырга мөмкин дигән карар кабул ителүен искә төшерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International