СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
ноябрь, 2024 ел
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы булды, анда депутатлар «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проектына тәкъдимнәр турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә шулай ук Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанслар министры урынбасары Гела Герасимова катнашты.
8
ноябрь, 2024 ел
Бүген Казанда көн дәвамында «Хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар линия эшләде. Ул мәгариф мәсьәләләренә багышланган иде. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче укучылар өчен мәктәпләрдә туклану, биш көнлек уку атнасына күчү, инвалид балаларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү турындагы мөрәҗәгатьләргә «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе хатын-кыз депутатлары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирде.
8
ноябрь, 2024 ел
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Казахстан Республикасының Абай өлкәсе Әкиме Нурлан Уранхаев һәм өлкә Мәслихаты (парламенты) Рәисе Куаныш Сөләйманов белән очрашты. Яклар мәдәниятара диалог, шулай ук парламентара элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу республика парламентында узды.
8
ноябрь, 2024 ел
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республикада яшәүчеләрне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котладылар, мәктәп укучыларына паспорт тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ