Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак барс» командасын Легендалар кубогында җиңүләре белән котлады

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе, 12:23

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеге, тренерлары һәм уенчыларына команданың беренче тапкыр уздырылган Легендалар Кубогында җиңүе уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

«Безнең кызлар үз җанатарларына чын спорт бәйрәме бүләк итте, нәтиҗәле тактика күрсәтте, һөҗүмдә дә, оборонада да искиткеч яхшы уйнады. Бу – тагын бер кат республикада профессиональ волейбол үсешенең югары дәрәҗәсен раслый, – дип басым ясаган Фәрит Мөхәммәтшин волейбол клубы президенты Леонид Барышевка, вице-президент Илһам Рәхмәтуллинга,  волейбол клубы директоры Сергей Чернышевка, волейбол командасының баш тренеры Зоран Терзичка һәм «Динамо-Ак Барс» клубы коллективына юлланган телеграммада. – Мондый казанышлар – җентекле системалы һәм командалы эш, уенчыларның гына түгел, клуб җитәкчелегенең, тренерлар штабының, белгечләрнең һәм менеджерларның да киеренке хезмәте нәтиҗәсе».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук ТР «Динамо» физкультура-спорт оешмасы» иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе Советы рәисе Әсгать Сәфәровка да котлау телеграммасы юллады. «Бу уңыш Татарстан Республикасының «Динамо» спорт җәмгыятенең системалы эше, команданың фидакарь хезмәте һәм бердәмлеге, тренерлар составының осталыгы, спортчыларыбызның җиңүгә омтылышы нәтиҗәсендә зур казанышларга ирешүләрен тагын бер кат ышандырырлык итеп исбатлады», – диелә телеграммада.

Кичә Мәскәүдә финал матчында «Динамо-Ак барс» спортчылары «Ленинградка» белән көч сынашты. Матч Казан волейбол клубы файдасына 3:0 исәбе белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International