Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте

2024 елның 15 октябре, сишәмбе, 13:57

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү үзәгендә гражданнарны кабул итте.

Парламент башлыгына Казанда яшәүче шагыйрә, язучы, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың язучылар берлеге әгъзасы Эльмира Шәрифуллина мөрәҗәгать итте. Ул 37 китап авторы. Шагыйрә үзенең 2023 елда басылып чыккан "Талир тәңкә" исемле шигырьләр җыентыгын Фәрит Мөхәммәтшинга бүләк итте.

Эльмира Шәрифуллина Парламент башлыгыннан үзенең бер китабын төрки телгә тәрҗемә итүдә булышлык күрсәтүне сорады, шулай ук XIX гасыр татар галиме, этнографы, мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан язган поэмасы буенча «Каюм коесы» кинофильмын төшерү идеясе турында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин авторның шигырьләрен кайсы төрки телгә тәрҗемә итәргә теләве белән кызыксынды. Эльмира Шәрифуллина шигырьләрендә татар халкының гореф-гадәтләре чагылуын әйтте, алар турында төрки дөньяда белсәләр, начар булмас иде, диде. Мәсәлән, казах, азәрбайҗан, үзбәк һәм якут телләренең берсенә тәрҗемә итәргә  мөмкин булыр иде, - дип басым ясады. Дәүләт Советы Рәисе бу мәсьәләне галимнәр, тәрҗемәчеләр, республиканың киң җәмәгатьчелеге катнашында, шулай ук Казанда аккредитацияләнгән чит дәүләтләрнең дипломатик вәкиллекләре ярдәмендә карарга тәкъдим итте.

Бүген шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинга җир мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итүен сорап Балтач районының Норма авылында яшәүче Клара Сөләйманова да мөрәҗәгать итте. Парламент башлыгы аның белән телефон аша аралашты.

Эш башлаучы шәхси эшмәкәр быелның июлендә үз бизнесын үстерү өчен озак вакытлы арендага җир кишәрлеге алган. Арендага бирелә торган участок үзәгендә трансформатор подстанциясе урнашкан булуы ачыклана. Клара Сөләйманова әйтүенчә ул җитештерү комплекслары төзүгә комачаулый. Подстанцияне күчерү мәсьәләсен хәл итү озакка сузылды, диде ул. Бу мәсьәләне Фәрит Мөхәммәтшин контрольгә алды.

Бүген Әлмәт районының Югары Акташ авылында яшәүче Николай Рузанов туган авылында Суворов урамы буенча ике чакрым юл салуда ярдәм итүләрен сорап Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте. Парламент башлыгы аның белән шулай ук телефон аша аралашты. Мәсьәлә контрольгә алынды, ул муниципаль хакимият органнары белән бергә эшләнәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International