Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиевка таныклык тапшырды

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе, 12:36

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиевка таныклык тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, быел 28 сентябрьдә икенче чакырылыш Яшьләр парламентының беренче утырышында Дамир Нургалиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе итеп сайланды. Икенче чакырылыш Яшьләр парламентына сайлаулар җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар белән бер үк вакытта диярлек узды. Яшьләр парламентына 100 урынга 630 гариза кергән булган, анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 185 кандидат катнашкан. Икенче чакырылыш Яшьләр парламенты составына 99 кеше сайланды.

Фәрит Мөхәммәтшин Дамир Нургалиевка эшендә уңышлар теләде. «Республикада яшьләр актив һәм инициативалы», – дип басым ясады парламент җитәкчесе. Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Яшьләр парламентының Дәүләт Советының профильле комитетлары белән эшчәнлекне  җайга салырга кирәклеген билгеләп үтте.

Очрашуда шулай ук Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.   

Дамир Нургалиев – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы икенче чакырылыш Яшьләр парламенты рәисе, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтенең волонтерлык һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшчәнлеге координаторы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International