"Татарстанда эшләнгән" күргәзмәсе БРИКС саммитына ачыла

2024 елның 18 октябре, җомга, 09:19

20-25 октябрьдә Казанда  XVI  БРИКС саммиты кысаларында «Татарстанда эшләнгән» дип аталган күргәзмә эшләячәк. Экспозиция ике мәйданчыкта –техникалар күрсәтелгән өлеше Дәүләт Советы каршындагы мәйданчыкта,  икенче өлеше парламент бинасында урнашачак.  Күргәзмәдә Татарстанда эшләүче иллегә якын компания үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Ачык һавадагы күргәзмә якынча 3 мең кв. метр мәйданны били. Биредә Татарстанның 13 сәнәгать предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Россиянең авыр йөк автомобильләре җитештерүчеләре арасында флагман булган КАМАЗ үзенең соңгы эшләнмәләрен тәкъдим итә, алар арасында К5 нче буын магистраль йөк машинасы «КАМАЗ-54901»,  үзбушаткычлар, бортлы йөк машиналары һәм автобус бар.

Мәйданчыкта ралли-рейдларда спорт йөк машиналары классында дөньякүләм автоспортның иң титуллы командаларының берсе «КАМАЗ-Мастер» Россия автоузыш командасы чыгыш ясый торган спорт автомобилен күрсәтәчәкләр. Аның экипажлары 19 тапкыр «Дакар» раллиенда (элек «Париж – Дакар» раллиенда) җиңүче булдылар.

Казан вертолетлар заводы «Ансат» медицина һәм полиция вертолетларын күрсәтәчәк.

«Аурус" компаниясе Aurus автомобильләренең өч моделен күрсәтәчәк: Arsenal, Komendant һәм Senat Long. Татарстанда җитештерелгән шундый Aurus автомобильләренең берсендә Россия Президенты Владимир Путин йөри.

«РариТЭК» автомобиль заводы  шәхси LOTOS бренды астында NEON моделендәге 12 метрлы автобусны тәкъдим итәчәк. Ул табигый газда эшли, бу экологик иминлекне тәэмин итә.

«Соллерс» компаниясе дә пассажир автобусларын, шул исәптән туристлык һәм мәктәп автобусларын  тәкъдим итә. Моннан тыш, предприятие ашыгыч ярдәм автомобилен тәкъдим итәчәк. Кунаклар компаниянең яңалыгы – премиум-класслы Sollers RF8 пассажир минивэны белән таныша алачак.

Экспозициянең күп өлеше авыл хуҗалыгы техникасына биреләчәк. «Казаньсельмаш» компаниясе үсемлекләрне химик яклау һәм минераль ашламалар кертү өчен гидравлик трансмиссияле тулы приводлы үзйөрешле сиптергечләр урнаштырачак. Тракторларның берничә моделен «МТЗ-Татарстан ТПК» предприятиесе тәкъдим итә.

Күргәзмәдә шулай ук 11 метрлы яхтаны һәм электр транспортын тиз арада зарядлау станциясен күрергә мөмкин булачак.

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе өч модель тәкъдим итәчәк – ике авария-коткару судносы һәм  А145р проектының тизйөрешле пассажир судносы. «Туполев» АҖ филиалы  булган С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы  Ту-214 пассажир самолетларын җитештерү проекты белән уртаклашачак.

«Эйдос» корпорациясе сәнәгать роботларын тәгьтим итәчәк һәм өлкән яшьтәге пациентлар, яңа туган сабыйлар, лапароскопия һәм тактик медицина өчен симуляторлар,  шулай ук аускультация күнекмәләрен эшкәртү өчен портатив тренажер күрсәтәчәк.

Күргәзмәнең сәламәтлек саклауны үстерүдәге инновацияләргә багышланган өлешендә кунаклар «акыллы палата»ны күрәчәк. Пациент күз карашы ярдәмендә утны, телевизорны, микродулкынлы мичне кабызырга/сүндерергә, тәрәзәләрне һәм пәрдәләрне ачарга/ябарга, палатада температураны көйләргә, шәфкать туташын чакыртырга мөмкин.

Килүчеләргә шулай ук аяк хәрәкәтчәнлеген вакытлыча яки тулысынча югалткан пациентларны медик реабилитацияләү өчен Е-Helper – экзоскелет күрсәтәчәкләр.

Республика клиник онкология диспансеры барлык эре буыннарны протезлау һәм эре сөякләрне модельләштерү технологияләрен күрсәтәчәк. Сөякләрне 3D ысулы белән басуның яңа технологиясе күптән түгел генә дәвалап булмый торган чирләр белән авыручы пациентларны нормаль тормышка кайтарырга мөмкинлек бирә.

Тулаем күргәзмәдә Татарстан предприятиеләре җитештергән продукциянең тулы спектры тәкъдим ителәчәк: автомобиль, авиация һәм сәнәгать техникасы, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе продуктлары, IT-җиһазлар һәм башкалар. Экспозициянең шактый өлеше халык сәнәгать кәсепләренә багышланачак. Күргәзмә кунаклары татар халкының киемнәре һәм бизәнү әйберләре белән таныша алачак.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак. Анда 33 дәүләт вәкилләре үзләренең катнашуларын раслады.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International