Дәүләт Советында «БРИКС илләре буйлап» дип аталган картиналар күргәзмәсе ачылды

2024 елның 18 октябре, җомга, 10:39

Дәүләт Советында Казан рәссамы Полина Илюшкинаның «БРИКС илләре буйлап» дип аталган күргәзмәсе эшли. Бирелә авторның утыздан артык картинасы тәкъдим ителгән.

Экспозициядә «Каһирәнең яңа районы», «Шат күңелле Һиндстан», «Чунцинда төнге НОNGYADONG кварталы», «Иранның  бәхет тамчылары» һәм башка эшләр тәкъдим ителгән. Рәссам билгеләп үткәнчә, бу күргәзмәгә ул максатчан әзерләнгән. БРИКС дәүләтләре башлыкларының ХVI саммиты Казанда узачагы билгеле булгач, Полина Илюшкина үз алдына БРИКС илләрен йөреп чыгуны һәм үз картиналарында ул илләрдә яшәүчеләрнең тормышын күрсәтүне максат итеп куя.   

Полина Илюшкина үзенең картиналарында тарихи урыннарны һәм архитектура һәйкәлләрен, БРИКС илләре халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен, бу дәүләтләрдә яшәүче җирле халыкның шәхси тарихларын сурәтләгән. Автор Иран, Кытай, Һиндстан, Мисырга сәфәрләреннән алган шәхси тәэсирләрен төшергән. Картиналарда шулай ук Казан шәһәренең Барлык диннәр храмы, Казан Изге Ана иконасы соборы кебек архитектура һәйкәлләрен күрергә мөмкин. Картиналар арасында Россия Президенты Владимир Путин портреты да бар.

Полина Илюшкина – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, 2021 елда « Мольберт белән Җир шары буйлап» циклының рәсем һәм иҗат эшләре сериясе өчен Россия Сәнгать академиясенең «Лаеклыга» көмеш медале белән бүләкләнгән. Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыган, 2015 елда А. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын тәмамлаган. 2018-2022 елларда Казан шәһәрендә Россия Сәнгать академиясенең иҗади рәсем сәнгате остаханәсендә стажировка үткән.

Полина Илюшкина – халыкара фестивальләр лауреаты, 300 дән артык академик, халыкара, бөтенроссия күргәзмәләрендә,Россиядә һәм чит илләрдә халыкара пленэрлар һәм арт-симпозиумнарда катнашкан. Дөньяның төрле шәһәрләрендә 50 шәхси күргәзмә үткәргән.

«БРИКС илләре буйлап» күргәзмәсен төрле илләр делегацияләре, БРИКС дәүләт башлыклары саммитында катнашучылар карый алачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International