Венесуэла вице-президенты Делси Родригес Казанга БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитында катнашу өчен килде

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе, 12:51

Бүген Казанга Венесуэла вице-президенты Делси Родригес килде.  Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Венесуэланың танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклесен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Венесуэла вице-президенты Делси Родригес БРИКС илләре дәүләт башлыкларының XVI саммиты чараларында катнашачак.

Искәртәбез, БРИКС дәүләт башлыклары саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак. Анда 35 дәүләт һәм 6 халыкара оешма вәкилләре катнашуын раслады.  

Делси Элоина Родригес Гомес 2018 елның 14 июненнән Венесуэла вице-президенты вазыйфасын башкара. 2013 елдан 2014 елга кадәр –Венесуэланың коммуникация һәм мәгълүмат мәсьәләләре буенча халык хакимияте министры, 2014 елдан 2017 елга кадәр – тышкы эшләр министры, 2017 елдан 2018 елның 14 июнендә кадәр – Венесуэланың Милли конституцион ассамблеясе рәисе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International