Казанга Шри-Ланка Республикасы Тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Аруни Виджевардане килде

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе, 13:22

Бүген Казанга Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасы тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Аруни Виджевардане килде. Визитның төп максаты – БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммитында катнашу. «Казан» халыкара аэропортында Виджевардане ханымны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Аруни Ясодха Виджевардане – Тышкы эшләр министрлыгы секретаре – Шри-Ланка тышкы эшләр министрының беренче урынбасары. Элегрәк ул Шри-Ланка Тышкы эшләр министрлыгында, шулай ук чит илләрдә берничә җитәкче вазыйфасын биләгән булган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International