Бразилиянең тышкы эшләр министры Мауро Виейра Казанга килде

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе, 16:46

Бүген Татарстан башкаласына БРИКС илләре дәүләт башлыкларының XVI саммиты чараларында катнашу өчен Бразилия тышкы эшләр министры Мауро Виейра килде. Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Бразилия дипломатын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Мауро Луис Икер Виейра 2023 елның гыйнварында Бразилиянең тышкы эшләр министры итеп билгеләнгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International